ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

28-29 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

0

28 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез, урыны белән томан төшә. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, урыны белән -3˚ градус салкын, көндез +6..+11˚ градус.

29 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәрсез була. Төнлә һава температурасы 0..+3˚, урыны белән -2˚ градус салкын, көндез +4..+9˚ градус.

Үсүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Кышка сарымсак утыртырга була. Берьеллык чәчәкләр утыртырга мөмкин. Җимеш бирә торган агач-куаклар утыртырга, чыбыкчалар әзерләргә була.