ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Блогер Равил Закировның әнисе кияүләрен алдаган

0

Блогер Равил Закиров хәзер күпчелек вакытын Казанда үткәрә. Ул үсеш өчен тырышуын, авыл эше аңа энергия бирмәвен, һәм ул ресурсларын үзе теләгән юнәлешкә сарыф итәргә теләве турында әйтә.

Блогер ялларга авылга әнисенә ярдәм итәргә кайткан. Әнисе үгезләр асрый, зур бакча тота. Равил бакчада әнисе белән тирес таратканда әңгәмә коралар.

Сөйлә, икенче елга бакчага нәрсә чәчәсең?

– Менә яртысыннан артыгына кабак чәчәбез, аннары яртысына бәрәңге утыртабыз, калган җиренә – чөгендер. Киләсе елга бакчаны менә шулай аркылыга – өчкә бүләм.

Күңелең шулай телиме? Ә печәнне кая чәчәсең?

– Быел чәчмибез!

Кияүләргә «чәчәм» дидең бит. Кыскартам, дидең.

– Мин ялганладым гына. Кыскартмыйбыз! Улым, шул бәрәңгене генә алдыгыз бит, барысын да үзем эшләдем.

Кияүләр, әбиегезгә ышанмагыз! Ул сезне алдаган. Икенче елга бакчаны кечерәйтми.