ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30

«Интертат»та тиң яр эзләү турында сөйләшү: «Яучыга мөрәҗәгать итүдән оялырга кирәкми»

0

Гаилә коруда 3 кыенлык: ата-аналарның игътибарсызлыгы, идеаль кеше эзләү һәм акча мәсьәләсе

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин гаилә корудагы кыенлыкларны әйтеп узды. Алар рәтенә әти-әниләрнең балаларының гаилә кору мәсьәләсенә игътибар бирмәүләрен, егет һәм кызларның «идеаль» кеше эзләүләрен һәм материаль якка артык басым ясауны кертте.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссаләм әти-әниләрнең кайбер вазифалары турында әйтә. Болар: баланы тапкач, исем кушу, тәрбияләү һәм кияүгә бирү яки өйләндерү. Хәзерге вакытта әти-әниләр соңгы вазифаны балаларына тапшырдылар. Хәзер балалар ярны үзләре эзли, әти-әнине тыңламыйлар. Әмма үз баласын әти-әни кешедән дә әйбәтрәк белүче кеше юк, шуңа күрә гаилә әти-әнинең фатихасы белән корылсын иде.

Аннан соң, хәзерге вакытта кызларыбыз «яхшы егетләр юк» ди, егетләребез «яхшы кызлар юк» ди. Шулай адашып-саташып йөриләр. Элек без, муллалар, никахларын 20 яшьтә укый идек, хәзер ул яшь күчә бара һәм беренче никахларын 30+ яшьтә (әле аның плюсы да бик зур) укыталар.

Бер аксакалдан: «Нишләп өйләнмәдең?» – дип сорыйлар. «Гомер буе идеалымны эзләдем», – ди. «Тапмадыңмы?» – дип сорагач: «Таптым, ләкин ул да идеалын эзләгән икән», – дип җавап бирә. Беребез дә идеаль була алмыйбыздыр. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Бер-берсенә тигез кешеләрне берләштерәм», – ди. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә безне кем беләндер очраштырган икән, димәк, үзебез дә шундый, – дип аңлатты хәзрәт.

Бүгенге көндә «Гаилә» мәчетендә «Адәм белән Һава» исеме астында эшләүче таныштыру үзәге бар, танышу кичәләре дә уза. «Танышу үзәгенең максаты – динле гаиләләрне тудыру, әмма безгә яулыклы-түбәтәйле егетләр һәм кызлар гына түгел, ә яулыксыз-түбәтәйсезләр дә килә», – ди Рөстәм хәзрәт.

«Адәмнәр һәм Һавалар» проекты турында

Ринат Исламов үзенең «Адәмнәр һәм Һавалар» проекты белән таныштырды.

– Әлеге проект 2019 елда башланып китте. Ул вакытта 15 кыз һәм егет очрашты. Тора-бара, без ишәя башладык, соңгы чараларда «Туган авылым» комплексында 2 көн эчендә 150 кешегә кадәр җыелды. Проект барышында яшьләр бергәләп ризык пешерәләр, интерактивларда катнашалар һәм соңыннан үзләре әзерләгән ризыктан авыз итәләр, – ди ул.

Хәзерге вакытта проектның форматын үзгәртергә исәплиләр – кечкенә генә төркемнәр җыярга, чөнки мондый очрашулар вакытында аралашу сыйфатлырак, дип аңлатты Ринат. Аның сүзләренчә, проектның порталында 700 кеше теркәлү узган, аларның 70 проценты – хатын-кызлар һәм бары тик 30 проценты гына ир-атлар. Кечкенә төркемнәр белән эшләү әлеге проблеманы да хәл итәргә тиеш була.

Парлар кавышканнан соң да, яучылар алар белән элемтәдә тора

Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе һәм яучы Наилә Җиһаншина «Татар гаиләсе» дип аталучы гаилә кору үзәге белән таныштырды. «Безнең гаилә кору үзәгендә 15 ел дәвамында 3 мең кеше үзенең парын тапты. Безгә бик әйбәт кешеләр килә, дөньявилар да, диниләр дә бар», – ди ул.

Аның сүзләренчә, парлар кавышканнан соң, яучылар алар белән 1-2 ел дәвамында элмәтәдә торалар: гаиләдә чыккан низагларны, төрле мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәләр, аңлату эшләре алып баралар. «Бу эшнең тагын бер уңай ягы – бездә аерылышучыларның саны бик аз. Кавышкан гаиләләрнең 90 проценты сакланып кала», – диде ул.

Яучы, интернет аша танышуларга караганда бер-береңне күреп, очрашып танышуларны күпкә отышлырак булуын искәртте. «Хәзер кешеләр интернетка кереп китте. Интернетта кемгәдер бәхет ява, әмма бик сирәк кеше генә анда үзенә тиң кешене таба ала. Чөнки реаль тормышка күчкәч, алар бер-беренә сорау да бирә белми», – дип ассызыклый ул.

Шулай ук ул яшьләргә яучыларга мөрәҗәгать итүдән оялырга кирәкмәвен әйтте.

Безгә әниләре белән 16 яшьлек кызлар да килә. Әлбәттә, кияүгә бирү өчен түгел, әмма ул кызга егетләр карый башлаган, ә әнисе «алдарлар, кулланырлар» дип курка. Шуңа күрә яхшы гаиләдән, тәрбияле егет белән аралашу һәм 18 яшьтә генә инде кияүгә бирү өчен киләләр. Бездә беркем турында да интернетка мәгълүмат чыкмый, без аны анда кертмибез дә. Ул безнең арада гына кала. Шуңа күрә оялу өчен бернинди сәбәп тә юк, – дип аңлатты Наилә ханым.

Тәҗрибәле яучыны табарга кирәк

Яучы Гөлназ Мөхәммәд исә тәҗрибәле, озак еллар эшләгән һәм зур базасы булган яучыларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте.

Шулай ук ул, «Адәмнәр һәм Һавалар» проекты авторыннан аермалы буларак, аңа мөрәҗәгать итүчеләр арасында ир-атлар күбрәк булуын әйтте. «Дини кешеләр арасыннан ир-атлар күбрәк, ә дөньяви кешеләр арасында – хатын-кызлар», – дип тә өстәде.