ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Электр җиһазына ут капкач, 16 яшьлек үсмер малай пешкән

0

Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Күмертау районы хастаханәсенә сул кулы һәм уң иңсәсе пешкән 16 яшьлек үсмер малайны китерүләре турында хәбәр килгән. Бу хакта «Башинформ» яза.

Тикшерүдән соң Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы янгынның якынча сәбәбен ачыклаган.

Фаҗига кыска ялганыш булу сәбәпле килеп чыккан, электр җиһазы һәм челтәрләр авария режимында эшләгән, диелә хәбәрдә.