Яулык япкан җырчылар: «Шушы юлдан тайпылмыйча барырга, Аллаһка тагын да якынаерга язсын»
Безнең татар эстрадасы йолдызлары арасында динебез кушканча яшәүче, үзләренең матур образлары, эш-гамәлләре белән күпләргә үрнәк булып торучы җырчыларыбыз бар. «Интертат» аларның кайберләреннән дингә килү тарихларын сорашты.
Артистлардан «мин бүгеннән яулыгымны бер дә салмаячакмын» дигән көнне искә төшерүләрен дә үтендек. Киенү рәвешен динебез таләпләренә туры китереп үзгәрткәннән соң, күңел халәтләре ничек үзгәргән? Башкалар аларның әлеге адымын ничек кабул иткән? Нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килгән? Язма шул хакта.
«Балаларымның дингә ниндидер чикләүләр, таләпләр аша түгел, ә мәхәббәт аша килүләрен телим»
Айгөл Бариева, Татарстанның халык артисты :
Минем уйлавымча, әгәр дә бала гаиләдә динне күреп үсә, шушы рухта тәрбияләнә икән, ул кечкенәдән аның канына сеңә. Мин моны үзем 2 бала әнисе буларак та әйтәм. Әгәр дә без табын артында кул күтәреп дога кылабыз икән, бала да моны сеңдерә, шулай дөрес икәнлеген аңлый башлый. Минем үземнең дә балачагымда иң истә калган мизгелләр – дәү әти, дәү әнигә кунакка килүләрем. Минем ике яклап әби-бабаларым да дини иде. Бабам, гомумән, бик дини кеше булды, мәчеткә йөрде, намазларын калдырмады. Бабайның, телевизор яныннан узганда: «Шайтан тартмасы бу», – дип телевизорны сүгеп китүен, аны карамавын да көлеп искә алабыз әле. Ә инде мине догалар укырга, тәсбих тартырга өйрәтүче беренче кешеләр – дәү әниләрем булды. Дини бәйрәмнәребезне уздыру, Коръән ашларын үткәрү тәртибен дә мин әби-бабаларымнан өйрәндем.
Фото: © Фото: © Айгөл Бариеваның шәхси архивыннан
Әлбәттә инде, шушы дингә карата булган хөрмәт әби-бабаларымнан минем әти-әниемә дә күчте. Алар да дингә бик якын кешеләр иде. Өебездә өзлексез дога яңгырап торды. Шундый мохиттә тәрбияләнгән балага ул ничек сеңмәсен, ди, инде. Әлхәмдүлилләһ, шуңа да мин үземне дингә кинәт кенә килеп кердем дип әйтмәс идем. Кечкенәдән догалар ятладым, мәктәптә укыганда ураза тота башладым, китаптан башка догаларны да өйрәнеп, 33 яшемдә намазга бастым. Башта иртәнге намазларны гына укып йөрдем. Биш вакыт намазымны Рамазан аенда гына укый идем. Әкренләп, барысын да укырга керештем. Шулай ук иң зур хыялым – Гомрә хаҗына бару да чынга ашты.
Яулык ябу теләге исә хаҗга баргач туды. Вәгазьләр тыңлаган вакытта, бер сүз күңелемә кереп урнашты. «Аллаһы Тәгалә безнең өчен күпме эшли, тик ул да бит бездән адымнар көтә», – дип сөйләделәр безгә. Мин моны бик җитди кабул иттем. Шуңа да яулык ябуымны Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән дип әйтә алам. Хаҗдан кайттым да, ничек инде мин хәзер яулыгымны салыйм, минәйтәм? Бу бит үз-үземә хыянәт иткән кебек була. Аллаһы Тәгалә мине үзенең йортына чакырып, менә шуны аңлау мөмкинлеге бирде. Мин, гомумән, хаҗдан кайтканнан соң яулыкларын салмаган бик күп кешеләрне беләм. Минем белән дә шулай булды. Инде әлеге юлдан тайпылмыйча барырга, Аллаһка тагын да якынаерга язсын.
Фото: © Айгөл Бариеваның шәхси архивыннан
Яулык япканыма быел 2 ел була. Бер карасаң, бу – бик аз вакыт, шул ук вакытта, минем өчен күп тә. Чөнки бу 2 ел эчендә минем өчен бик күп нәрсә үзгәрде. Әлбәттә, мин элекке Айгөл булып калдым. Дусларым да: «Син нәкъ шундый ук көләч, шаян, бер дә үзгәрмәдең. Шундый ук заманча хатын-кыз, өйдә бикләнеп утырмыйсың», – диләр. Ләкин, мин хәзер тормышка башкача карыйм. Беренчедән, мин бераз тынычландым, күп әйберләргә җиңелрәк карый башладым. Кабалану, ашыгуларым бөтенләй бетмәсә дә, көннән-көн кими бара. Барысын да Аллаһка тапшырып, Аллаһка ышану кешене яхшы якка үзгәртә.
Әлбәттә, яулык ябу, намазга басу, Аллаһка якынаю, аның кануннары белән яшәү бары тик йөрәктән чыгарга һәм кешенең үз теләге белән булырга тиеш. Шуңа күрә мин балаларыма да динне йөкләмим. Әйе, мин дин турында сөйлим, әйтәм, без аларга бу хакта сөйләргә тиешбез. Әмма гел-гел кабатлап, тукып тормыйм. Аларның дингә ниндидер чикләүләр, таләпләр аша түгел, ә мәхәббәт аша килүләрен телим. Мәхәббәт аша килгәндә, ул мәңгелек була. Ә инде гел генә «алай ярамый» дип торсаң, кеше ул юлдан тайпылачак. Аның тыелганны эшләп карыйсы киләчәк. Тыелган җимеш татлырак була. Монда да шулай. Дингә кеше бары тик мәхәббәт аша һәм үз теләге белән килергә тиеш, – дип, үз фикерен белдерде безгә Айгөл Бариева.
«Миңа яулык ябу бик ошый, ул минем зур мәхәббәтемә әверелде»
Гүзәлем, җырчы:
Бу тормышка һәр кеше үз дине белән туа. Күп кенә гаиләләрдә дин хөрмәт ителсә дә, балаларга кечкенә чактан ук дин дәресләрен аңлату, аларны Коръән укырга өйрәтү алып барылмый. Мин дә шундый ук гаиләдә дөньяга килдем. Безне Аллаһы Тәгалә турында сөйләп, Коръән, намаз укырга өйрәтеп, яулык ябарга тиеш икәнлегебезне аңлатып үстермәделәр. Әлбәттә, әби-бабайларыбыз намаз укый иделәр. Аларны күреп: «Картайгач без дә намаз укый башларбыз, яулык бәйләрбез», – дип уйлый идек. Бу инде безнең әниләребез һәм әбиләребез буыны – совет чоры кешеләре. Ул чорда сәясәт ягыннан динебез кысылган, һәм алар шундый тәрбия алып үскәннәр.
Ә инде безнең буынга килгәндә, без хәзер ислам күпкә иреклерәк булган заманда яшибез. Әлхәмдүлилләһ, бөтен теләгән җиребездә намаз уку, ураза тоту, яулыктан йөрү мөмкинлеге бар. Балаларыбызга да кечкенәдән дини тәрбия бирергә тырышабыз. Мәсәлән, безнең кызыбыз Мәдинә инде 5 яшьтән мәдрәсәгә йөри. Без аңа дин белән бәйле бөтен нәрсәне дә аңлатабыз. Шулай ук ул әти-әнисенең намаз укыганын, әнисенең яулыктан йөрүен күреп үсә (әбисенең генә түгел, ә нәкъ менә әнисенең дә).
Безнең гаиләдә иң беренче булып, әби-бабайлар артыннан, минем әтием дингә тартылды. Ә инде кияүгә чыккач, тормыш иптәшемнең дә дингә якын булуын аңладым. Намаз укымаса да, Салават уразасын тота, хәрам ризыклар ашамый, йоклар алдыннан догалар укый иде. Уйлап карасаң кызык кына – ул заманча кеше, эстрада җырчысы, төнге клубларда чыгышлар ясаучы яшь, популяр җырчы. Шулай булса да, аның күңелендә иман нуры бар иде, һәм менә аның шул ягы мине һәрвакыт сокландырып килде.
Фото: © Гүзәлемнең шәхси архивыннан
Минем үземнең, кияүгә чыкканчы, ураза тотканым булмады. Беренче тапкыр «Ләә иләәһә илләл-лааһ» дип тә мин үземнең никахымда гына әйттем. Никах мәҗлесебездә вәгазьләрне яхшылап тыңлаганымны да хәтерләмим (көлә). Ә менә хәзер никахларда бик теләп, чын мәгъәсендә аңлап тыңлап утырам яшьләргә хәзрәтләребез биргән үгет-нәсыйхәтләрне. Чөнки, мин шушы мохиттә яшим, үзем дә диндә һәм моның мөһим булуын аңлыйм.
Минем әтидән күреп, Салават та җомга намазларына йөреп, 5 вакыт намаз укый башлады, дингә кереп китте. Без ул елларда гастрольләрдә бик күп йөрдек. Юллар озын, вакыт күп. Шунда гел аудиовәгазьләр тыңлый идек. Вәгазьләр аша күп кенә сорауларыбызга җаваплар таптык. Шулай итеп, әкрен генә, мин үзем дә дингә тартыла башладым.
Ә инде әлеге юлга аяк басуыма беренче адым дип, мин никах мәҗлесләрен алып бару өчен ябык образ сайлавымны саныйм. Зарина Бабанджанова дигән бик танылган дизайнерга баргач, ул миңа искиткеч матур күлмәк сайлап кидерде һәм тюрбан бәйләде. Мин үземне көзгедән күрү белән әлеге образыма гашыйк булдым. Күлмәгемә дә, тюрбаныма да чын соклану белән сокландым. Мине әлеге образда күргәч, Салават та комплиментларга күмде. «Син шундый матур, шундый мөлаем, тыйнаклык, сылулыкның үзе. Синнән күзне дә алып булмый, карап кына торасы килә. Шул вакытта сиңа ниндидер сер яшеренгән», – дип, нинди генә матур сүзләрне әйтмәде. Әлбәттә инде, иремнең шулай мактавы миңа канатлар куйды.
Салаватның миңа беркайчан да: «Мин намаз укыйм. Әйдә, син дә укы, яулык бәйлә», – дигәне булмады. Ислам динендә мәҗбүр итү дигән әйбер юк һәм булмаска да тиеш. Мин иң беренче чиратта дини образларга гашыйк булдым һәм эксперименталь рәвештә яулыкларны төрлечә бәйләп карый, тюрбаннар кия башладым. Сәхнәгә дә шундый образда чыгып карадым һәм бик күп хуплау сүзләре ишеттем.
Образымны үзгәрткәч, мине күбесе намаз укый дип уйлады, ләкин мин әле ул вакытта намазга басмаган идем. Күпмедер вакыттан соң Салаватка: «Минем дә синең белән бергә иртәнге намазларны укыйсым килә», – дип әйттем. Догаларын кәгазьгә чыгартып алдым да ирем белән бергәләп намаз укыдым. Дингә ныгытып кереп китүем шулайрак булды.
Яулыктан йөри башлауга килгәндә, мин үземнең: «Бүгеннән беркайчан да яулыкны салмыйм», – дип әйтүемне хәтерләмим, дөресен әйткәндә. Шулай киеп йөри-йөри, бердәнбер көнне салмый башлаганмындыр инде. Шул дәрәҗәдә ияләштем мин әлеге образларыма. Миңа яулык ябу бик ошый, ул минем зур мәхәббәтемә әверелде, яулыклар сату кибетләрем дә барлыкка килде. Мин хәзер башка хатын-кызларга да матур яулыклар сайларга булышам.
Кемдер дингә бик зур сынаулар аша килә. Сайлаган һөнәрләре буенча эшли алмаучылар да бар. Мәсәлән, кайбер укытучыларны яулык япкач коллективта кабул итмиләр икән. Безнең үзебезгә банк өлкәсендә эшләүче кызларның мөрәҗәгать иткәннәре булды. «Мин яулык бәйли башладым да, эштән китәргә куштылар», – дип, безнең кибетләргә сатучы булып урнаштылар.
Минем үземнең бу юлда кыенлыклар, әлхәмдүлилләһ, гомумән булмады. Барысы да мәхәббәт аша, тормыш иптәшем белән бер-беребезне аңлау аша килде. Миңа төрле тарихлар ишетергә туры килә, «подписчиклар»ым да күп яза. «Мин намаз укыйм, иремә ошамый», «Минем яулык бәйлисем килә, ирем теләми», – дигән эчтәлектәге хатларны бик күп алам. Минем очракта алай булмады, әлхәмдүлилләһ. Бу – Аллаһы Тәгаләнең зур рәхмәте инде.
Салават минем дингә килүемә шатланды гына. Күпмедер вакыттан соң миңа: «Мин дә намаз укыйм, дип, син беренче тапкыр минем артыма килеп баскач, күзләремә яшьләр килде. Сиңа карата хөрмәтем, мәхәббәтем тагын да артты», – дип әйткән иде. Шундый реакция, җылы сүзләрдән соң ничек канатланмыйсың, ди, инде! Әтием дә шатланды гына. Әни әле ул вакытта намаз укымый иде. Ул да тәнкыйтьләмәде. «Сиңа бик килешә, кызым, матур бәйлисең яулыгыңны», – дип, комплиментлар ясап торды. Сеңлем дә артык сораулар бирмәде
Яулыктан сәхнәгә чыккан вакытта да мин борчылмадым. Моңа бер образ итеп кенә карадым һәм үземә карата бер дә хейт ишетмәдем. Киресенчә, яулыклы образларыма халык сокланып карады. Минем яулыктан чыгыш ясаган видеоларым янында бары тик уңай комментарийлар, фикерләр генә калдыралар иде. «Сиңа шундый килешә!», «Сез мондый яулыкны каян аласыз, ничек бәйлисез?», «Бик матур», – дигән кайтавазлар килеп торды. Менә шул сүзләрдән күңелем үсеп, яулыклар кибете ачып җибәрдек. Бу бизнес белән инде 7 елга якын шөгыльләнәм. Бик уңышлы, күңелгә ятышлы, яратып эшли торган шөгылебез ул безнең. Аллаһы Тәгалә безгә шул яктан да юл ачты.
Шулай ук без «Минем беренче намазым» дигән социаль проект алып барабыз. Әлеге проект инде алтынчы ел «Сәлах» мәчетендә эшләп килә. Ай саен хатын-кызлар өчен очрашу уздырабыз. Бу – керү бушлай булган, Татарстан Диния назарәте тарафыннан хупланган проект. Без анда хатын-кызларны намаз укырга өйрәтәбез һәм булган сорауларына җаваплар кайтарабыз. Ай саен безгә 50-100 кеше килә. Бу – бик зур саннар. Чөнки дин юлына аяк басарга теләгәндә ярдәм кирәк булган хатын-кызлар бик күп. Хатын-кызларның намаз хәрәкәтләре дә ир-атларныкыннан аерыла. Без аларга барысын да аңлатып, канатландырып җибәрәбез. Безгә килгән бик күп хатын-кызлар намазга басты, кайберләре мөселман егетләренә кияүгә чыкты. Гөрләтеп туйларын үткәрдек. Гомумән, әлеге проект ярдәмендә күп кенә хәерле, бәрәкәтле гамәлләр кылынды, әлхәмдүлилләһ. Мин намазым саен Аллаһы Тәгаләдән проектка килгән кешеләрне туры юлдан алып баруын, аларга ярдәм итүен, безгә исә шушы эштә рәхмәтен, савапларын бирүен сорыйм, – дип сөйләде безгә Гүзәлем.
«Яулык япканнан соң сиңа таләпләр һәм игътибар арта»
Ләйсән Гыймаева, Татарстанның атказанган артисты:
Әлбәттә, күңелендә, йөрәгендә булмаса, кешене дингә килергә берничек тә мәҗбүр итеп булмый. Мин үзем динне әниемнән күреп өйрәндем. Тормышының бик катлаулы вакытларында да әни диндә булды. Мәчетләргә йөреп, дин юлына ныгытып аяк басканына 15-20 еллап үткәндер. Чөнки әле минем кызлар кечкенә вакытта ук әнинең намазда булуын хәтерлим. Ул хәзерге көнгә кадәр шушы юнәлештә белем ала, дин сабакларын үзләштерә. Бик тырыш кеше. Мине дә намаз укырга өйрәтүче беренче кеше әнием булды.
Фото: © Ләйсән Гыймаева архивыннан
Яулык бәйләүгә килгәндә, моңа озак вакытлар әзерләнеп йөрүчеләр дә, бүген уйлап, икенче көнне яулык бәйләгән кешеләр дә бар. Әмма моңа кадәр кешенең яулыксыз йөрүе – берничек тә аның динсез булуын аңлатмый. Мин менә үзем ничә еллар буе намаз укысам да, яулык бәйләп йөрмәдем. Диннән ерак булган кешеләрнең (бәлки, белемсезлеге, динсезлеге аркасындадыр): «Син яулык бәйләгәнсең икән, хәзер намаз да укыйсыңмыни?» – дип сораганнары бар. Яулык бәйләү белән генә кеше дингә килгән дип саналмый бит. Шуны аңларга кирәк.
Минем әйләнә-тирәмдәге дусларым, күршеләрем, танышларым арасында да күбесе намаз укый, әмма үзләре яулыктан йөрмиләр. Чөнки безнең тормышта яулык ябу – хатын-кыз өчен шундый зур адым ул. Дин күңелендә булып, уразасын тотып, аның кануннарын үтәп яшәгән ир-атларга бик җайлы. Аның тормышында кискен үзгәрешләр булмый, ул тормышын да алып бара, динне дә тиешенчә тота. Ә менә хатын-кыз өчен яулык бәйләү – тормышындагы зур адымнарның берсе. Шәхсән минем өчен бу – икеләтә җитди адым, мөһим карар булды. Мин – сәхнә кешесе. Сәхнәгә чыгып җырларга, прическасын ясарга кирәк. Диндә җырга да караш төрле. Кемдер, җырларга ярамый, ди. Җырларга ярый, тик әдәпле, матур җырлар гына булсын, дип әйтүче хәзрәтләр дә бар.
Фото: © Ләйсән Гыймаева архивыннан
Шулай ук, яулык япканнан соң, җәмгыятьтә сиңа карата сораулар һәм игътибар арта. Яулык бәйләгәннән соң, билгеле бер таләпләр дә барлыкка килә. Үзең дә, әйләнә-тирәдәгеләр нәрсә әйтер, дип уйлыйсың. Мәсәлән, мин дә – гап-гади хатын-кыз, гадәти тормышта ачуланган, ачуым килгән чаклар да була. Диндә булу – хис-кичерешләреңне уйлап, үзеңне контрольдә тотарга да бер сәбәп әле ул.
Аллаһка шөкер, минем яулык япканыма тиздән ярты ел була. Ураза аенда Гомрә хаҗына барып кайттык. Анда чакта мин бөтен хатын-кызларның да бертөсле икәнен күрдем. Берсе дә кыска күлмәк кимәгән, барысы да яулыктан йөри. Аллаһы Тәгалә каршында без барыбыз да бертөрле икән, дип уйладым. Шунда баргач җыйган әҗер-саваплары бетмәсен дип, кайткач та яулыгымны саласым килмәде, – дип сөйләде «Интертат»ка Ләйсән Гыймаева.
«Яулыкны Аллаһ ризалыгы өчен бәйләдем»
Җырчы Рамилә Хәйретдинова безнең сорауларга җавап бирергә әзер түгеллеген әйтте.
«Мин яулыкны Аллаһ ризалыгы өчен бәйләдем. Зур хаҗ сәфәрендә булып кайтканнан соң яулыктан йөри башладым. Аллаһ ризалыгы өчен кигәнгә, мин бу теманы күтәрергә, социаль челтәрләрдә һәм әңгәмәләр вакытында бу хакта сөйләргә яратмыйм. Савабы юкка чыкмасын дип, әлеге теманы кузгалтырга теләмим. Бу темага ачыктан-ачык сөйләшергә мин әзер түгел. Зинһар ачуланмагыз, бу – минем күңелемнән чыккан җавабым», – дип, гафу үтенде җырчы.