ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Рамил Шәрапов – Шәрапҗанның «Җәй җитте, Җәмилә» җырын 1 миллион кеше түләп тыңлаган

0

Рамил Шәрапов тудырган Шәрәпҗан образының чираттагы уңышы – «Җәй җитте, Җәмилә» җыры 1 миллион түләүле тыңлау җыйган. Шул уңайдан артист «Платиновая пластинка» белән бүләкләнде.

Тамашачылар да быелгы җәйнең хиты «Җәмилә» җыры булуын көчле алкышлар белән раслады.

Бу җырны халык тыңламаса, мин уңышка ирешмәгән булыр идем. Озак еллар сезнеке – халыкны булып калырга язсын», – диде артист, бүләкне кабул итеп.

Җырның сүзләрен дә көен дә Илдар Ямалиев язган.

«Урамда җылы икән,

Красопеткалар килгән,

Кыска итәкләр кигән,

Димәк, бездә җәй җиткән.

Япты вагон ишеген,

Гүләйт итәргә киттем.

Сиңа нәрсә дияргә?

Кушыл безгә биергә.

Җәй җитте, Җәмилә,

Киттек, әйдә, биергә...»