Илсөя Бәдретдинова подъезд юып акча эшләвен, кайчан кияүгә чыгачагын әйтте
Сезнең балаларыгыз бармы?
Бердәнбер улым – Нариман.
Сораулар юк, сезне һәм командагызны яратам. Тотып карыйсы килә.
Килегез концертка. Чыгыгыз сәхнәгә. Кочаклашыйк!
Кайчан чыгасың син кияүгә, юкмени берәрсе шунда?
Сүгенергә ярамый бит кызларга. Ә бүтәнчә аңлата алмыйм!
Ә ничә яшьтә сез кияүгә чыктыгыз?
Ну ничек инде... Кияүгә... 20 яшьтә бергә яши башладык. Рәсми төстә кияүдә булмадым. Ләкин 13 ел бергә яшәдек. Яраттым!!!
Ничек үз көчеңә ышанган зат булырга?
Үз-үзеңә ышаныч «миңа беркем дә ярдәм итмәячәк» дигән чакта килеп чыга.
Сергей Тихонов нихәлләрдә, ник китәргә булды төркемнән, яше дә бар шул.
Һәркемнең үз сәбәбе. Кайсының – «возраст», кемнең – сәламәтлеге, берәүнең – шәхси тормышы, икенчегә тыныч эш кирәк, икенче берсе үз эшен башларга ният кылган. Бу – гадәти күренеш! Алар гастроль тормышыннан китә, ләкин минекеннән түгел. Без күрешәбез һәм аралашуны дәвам итәбез. Гастрольләр – ул катлаулы һәм авыр! Һәм мин моны аңлыйм. Мин һәркемгә рәхмәтлемен! Без, бергәләп, бу җиңел булмаган һәм озын юлны үттек.
Көндәлек киемнәрегезне каян да булса сатып аласызмы яисә дизайнер белән тектерәсезме?
90 процент махсус минем өчен тегелгән киемнәр. Хәтта көндәлек киемнәр дә. Эчке киемнәрдән алып пальто, туннарга кадәр. Бу – минем чирем (көлә).
Сезнең характерда берәр нинди минус бармы?
Бер зур минус бар! Яратсам – ныклап яратам! Бу бөтен әйбергә дә кагыла (шәхси тормыш, дуслар, коллегалар, эш һәм башкалар). Башта мин кешеләрне ярата башлыйм, үземә якынайтам, ә аннары шушы эшләрем өчен «төшә» башлый! Мин үземне тиргим, аннан соң яңадан хаталанам. Бу – бер мин генә яхшы, дигән сүз түгел. Бу – мин күпне көтәм, дигәнне аңлата! Үзем гаепле.
Беренче эшегез нинди иде?
16 яшьтән кибетләр рәсмиләштерә идем, чигү чигеп тә саттым, тамада булып йөрдем, банкетларда җырладым, подъездлар да юдым... Соңрак секретарь, завсклад, журналист булып, газета-журналларга рәсем ясаучы булып та эшләдем. Төрлесе булды инде...
Сез бирер иң яхшы киңәш?
Сиңа нәрсә кирәген беркем дә белми! Үзеңә хыянәт итмә, башка кемгәдер ярарга тырышып. Үзеңнең күңелеңне кимсетмә!
Ничек бирешмәскә? Инде көч-хәл булмаган чакта да.
Ходай Тәгалә синең үсешеңне теләгәндә – сине өметсезлек халәтенә кадәр җиткерәчәкләр. Моңа түзәргә кирәк! Сине калтырата, чөнки тормышыңа зур бәхет бәреп керә.
Сездә винирлармы?
Әйе!
Шулай ук җырчы «Ничек хыянәтне кичерергә?» дигән сорауга исә интернеттан алынган видео белән генә җавап бирде.