Нейрофизиолог: Социаль челтәрләрдә кыска роликлар карау бәйлелек барлыкка китерә
Социаль челтәрләрдә кыска видеороликлар карау баш миендәге күзәнәкләрнең мембраналары тотрыксызлануга китерә, нерв процесслары үзгәрә, һәм кеше эйфория хисе тоя. Бу хакта «Доброе утро» тапшыруында РФ Президенты эшләре идарәсенең Үзәк клиник хастаханәсе нейрофизиологы Алексей Смычков сөйләгән, дип яза «Аргументы и факты».
Белгеч әйтүенчә, мондый видеоларны даими рәвештә карау гадәткә әйләнә. Кеше, «бәхет гормоны»ның яңа порциясен алырга теләп, янәдән-янә шундый роликлар карый.
«Артык күп ризык ашау, артык күп алкоголь эчү кебек үк, рилслар карау рәхәтлек хисе китерә торган факторларга сизгерлекне киметә. Мондый роликларны ешрак караган саен, кешегә үзен яхшы хис итәр өчен күбрәк дофамин кирәк була башлый», – дип аңлатты нейрофизиолог.