ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Астана мәктүпләре

0

Галиәсгар Камал һәм Фатих Кәрими – татар матбугаты тарихында тирән эз калдырган ике шәхес. Аларның иҗатларында мөһим урын алып торган «Истамбул мәктүпләре» заманында милләттәшләребез арасында һичшиксез зур кызыксыну уяткандыр. Бөек әдипләребез башлап җибәргән традицияләрне дәвам итү йөзеннән, мин дә үземнең Казахстанга сәфәремне язма рәвештә теркәп барырга булдым. Татар халкын хәзерге казах тормышы белән таныштырырга тырышырмын. Бирегә мин белем алырга дип килдем һәм әлеге илдә 4 ай дәвамында торачакмын, Аллаһ боерса. Галиәсгар Камал белән Фатих Кәрими дә үзләрнең хатларын 4 ай дәвамында язганнар.

***

Казан аэропортыннан 00:10да кузгалып киттек. Туган шәһәрем белән хушлашканда, артымда песи тавышы ишетелә башлады. Әллә саташтым инде дип борылып күз салсам, махсус җайланмада чып-чын мәче утыра икән. Очуыбыз төп-төгәл 2 сәгать тәшкил итте, һәм 04:10 сәгатьтә очкычыбыз уңышлы рәвештә Казахстан Республикасының башкаласы – Астанага килеп төште, Нурсолтан Назарбаев аэропортына. (Нәкъ шулай, Нурсолтан Назарбаев исемендәге түгел. Русчасы – Аэропорт Нурсолтан Назарбаев.)

Самолеттан чыгуга ук, даланың салкынчарак җиле тәннәрне чемердәтеп җибәрде. Шунда ук бер кешенең: «Казахстандагы суык башкачарак тоела шул», – дигән сүзе колагыма ишетелде. Аэропорт эченә керүгә үк, таможня контролен үтү башланды. Бер яшь егет паспортымны карады, сораулар биреп тормады. Күземә ташланган төп әйбер – таможняда эшли торган кешеләрнең киемнәре. Төп үзенчәлек – погоннарына йолдыз-фәлән түгел, ә милли бизәкләр, ягъни орнамент урнаштырылган. Һәм гомумән алда күренгәнчә, милли бизәкләр Астана каласында яхшы ук таралган.

Шуннан соң, багажымны алып, сим-карта эзләргә тотындым. Аэропорттагы Wi-Fi эшләми иде. Бара торгач, бер яшь кенә казах кызын очраттым, симкалар сатам, ди. Бик оста эшли: карта сатам дип, кешене кызыктыра, ул арада бер кул белән сим-картаны әзерли, икенчесе белән башка кешенең телефонын көйли, шул ук вакытта башка кешеләрне дәшеп тора. 5 минут эчендә параллель рәвештә 5 кешегә сим-карта сатты.

Мин исә сәфәремне дәвам итеп, бинадан чыгып киттем. Һәркайдагыча таксистлар үзләренең машиналарына утырырга үгетлиләр, мин исә сыналган ысул буенча – телефондагы кушымта аша машинаны чакырттым. Бәясе 2350 теңге дип күрсәтте кушымта (354 сум). Соры төстәге искерәк бер Chevrolet Cobalt килде. Машина йөртүче – Дәвербәк исемле егет. Картам булмау сәбәпле, кушымтада кәгазь акча белән түләүне сайладым. Юлда барганда Астананың төп биналарын күреп бардым: Мәчет, Байтирәк һ.б.

Студентлар тулай торагына барганны күргәч, «Каян килдең?» – дип сорады Дәвербәк.

– Казан, Татарстан.

– Ә-ә-ә, әйе, беләм. Сездә кино төшерделәр бит. «Пацан...» әллә нәрсә инде шунда…

– «Слово пацана»мы?

– Әйе-әйе, шул. Безнең үзебездә дә шул ук хәл…

Килеп җитүгә, мин аңа 5 мең теңге суздым. Гаҗәпләнеп, «Минем сдача юк», – ди. Киттек кибет эзләргә. Бер кибеттә шоколад алдым. Ниһаять, акчаны ваклаткач, Дәвербәккә 2350 тәңге суздым. «Кибет эзләп йөредек, күп вакыт бетте, әйдә, 3350 теңге түлә», – ди бу миңа, «Син ризамы?» – дип өстәп тә куйды.

Синеңчә булсын дип, Дәвербәккә 3350 теңгене (505 сум) бирдем. Авызы ерылды егетнең, шатлана-шатлана саубуллашты минем белән. Мин исә тулай торакка таба юнәлдем. Ишекне тарткалыйм-таркалыйм, ачучы юк. Бер урам себерүче күзгә күренде. Русча сорыйм: тулай торакка кермәкче идем, мин Казаннан. Каты иттереп шакып кара, уянсыннар, ди. Шакый торгач, чыннан та бер апа чыкты. Паспортымны карадылар да, 606 нчы бүлмәгә керттеләр. Вакыт иртәнге алтылар тирәсе. Бер тәүлек буе йокламаганнан соң изрәп, йокыга талдым…