ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Заман алга бара: Капка үзгәрә, койма биекләнә, бакчага газон чәчәбез, эскәмияләр күренми

0

Аннары китте эретеп ябыштырылган матур чем-кара, кайчак алтын төсендәге бизәкләрдән торган капкалар куйдыру. Ул капкаларның да әле ниндиләре генә юк бит, исең-акылың китәр! Әлеге язмамда халкыбызның йорт-җир тенденциясенә күзәтү ясап алырга булдым. Бу хәлләр «Интертат»ның күп кенә укучыларына да таныштыр, мөгаен.

Сагындыра өмә ясап капка буяулар

Күптән түгел генә район үзәгендә яшәп яткан әти-әнием дә эретеп-ябыштырылган кара бизәкле яки, халык телендәгечә, «ковкалы капкалар» ясатып куйдылар. Халык куйдыра, инде урамдашларның да күбесе мондый капкалар эшләтте, диләр.

Шуннан менә хатирәләргә бирелдем. Хәзер бөтенләе белән такта капкалар бик сирәк иде безнең якта, ара-тирә генә.

Кайчан гына капканың урталай калае – оцинковка булса, буяп азапланасы юк, дип шатлана идек. Оцинковканы күпме буясаң да, «ә» дигәнче буявы бетә, иске капкадай тора бит. Хәтта затлы буяулар белән буяп куйган очракта да. Баганалары белән капканың тимер рамын һәм дә бизәкләрен генә буярга кала, дип шатланышып йөри идек.

Ә бүген авылга кайтып урамга чыктыңмы, берсеннән-берсе ныграк эретеп ябыштырылган бизәкле тимер капкаларны күрәбез. Әле алай гына да түгел, кайберәүләр Европа стилендәге идарә итмәле үзе ачыла, үзе ябыла торган автоматик капкалар да куйдырталар.

Ә бит урам һәм гараж капкаларын, койма буяулар – үзгә бер өмә шикелле үтә иде. Аннары беренче профнастил койма куйдырган елларда – бидрә белән су, чүпрәк алып чыгып юучылар да табылып торды.

Әле ул беренче тимер бизәкле коймаларны Әлмәт якларыннан Башкортстан авылларына кадәр кайтартучыларны да хәтерлим. Истә, ул вакытта да, күршедән калышмыйча – тимер койма белән ихатаны әйләндерергә, дип халык мәш килгән иде. Аннары биеклеге ике метр чамасы булган коймалар койдырырга керештек.

Бер мәлне профнастил арасында, күренеп торарлык итеп кирпеч яисә багана белән коймалар койдыру стиле дә барлыкка килгән иде. Андыйны да халык яратты, кемнәрдер әле – байларча, дип тә атады. Ләкин, хәзергесе көндә ул кирпечтән ясалып куелган баганаларның сүтелүен һәм буйма-буй профнастил койма булуын ешрак күрәбез.

Аннары күршеләргә кереп йөрер өчен уртадан гына капкалар бар иде бит, хәтерлисезме. Авылда. Урамга да чыгып йөрисе юк чак инде бу. Күршегә шул капкадан гына йөрешле. Искә алырлык кына калгандыр инде бу күренеш, мөгаен. Шулай да безнең якларда әле бу уртадан капка калдыру гадәте авылларда күренгәли ул.

Бәрәңге урынына газон чәчү

Бәрәңгене – икенче икмәк, дип тә әйтәбез. Аннары авыл җирендә җирне эшкәртү, бәрәңге утырту һәм көз җиткәч аны алу үзе бер эпопея, кем әйтмешли.

Әле кайчан гына, бәрәңге бакчасында урын аз дип, «коллективкалар»да – район үзәгеннән чыгу юлында урнашкан бакчаларда утырта идек. Бакчадан тыш, икешәр коллектив бакчада агач-куаклар һәм яшелчә-җимешләр дә үстерелә иде. Аның әле, ул коллектив бакчаларында су трассасы фәлән дә юк, су сибәм дисәң, бидрәләреңне күтәр дә, буага таба бар, яисә машинаң багажнигында үзең алып кил. Аннары, караклар урламасын дип, борчылып тор.

Ә хәзерге көндә бакчачылык ничекме? Ярты бакчага газон яки башка үлән чәчелгән. Ара-тирә чәчәк клумбалары. Бәрәңге плантацияләре дә күпләрнең шул түтәлләр шикелле генә. Вәт җитте замана! Газоны да үзенә игътибар таләп итә икән ул. Ничәмә кубометр су аккандыр ул бакчага. Ярый, заманнан калышып булмый бит.

Каршыда яшәүче «коммерсант», халык арасында «бандит Илдар» кушаматлы күршеләр әллә кайчаннан ук шулай итә бит, яңа йортларына күчкәннән бирле бакчада юньле-рәтле үстергән әйберләре юк. Кирәкне сатып кына алалар. Шуннан үземнең Самат зурәтиләрнең дә ихатасы уртасында кып-кызыл кирпечтән киң һәм бик озын клумба ясауларын күреп тә гаҗәпкә калган идек. Бакча сөрергә трактор фәлән аның аша берничек тә керә алмый бит. Хәер, алар исә шул үзләренә җитәрлек итеп виноградын да, кыяр-помидорын һәм әлбәттә, бәрәңгесен дә үстереп яталар. Шулай да, шаулатып-гөрләтеп үстерелгән бәрәңгелекләр, якыннарны, дус-ишләрне җыеп бәрәңге алу көннәре сагындыра.

Язгач языйм: Ихатада бакчаны киртәлисе юк

Сарай тулы мал-туар, кош-корт булганлыктан, ындырны утар капкасы яки койма белән кәртәләү дә – мөһим бер күренеш иде. Ә хәзер абзарларда да мал асрау гына түгел, кош корт асрау да сирәк күренешкә әверелгәч – бакчаны аера торган койманы ясап торасы да калмады. Полисадникларның кирәге калмады.

Полисадник дигәннән, паны ясау модасы бөтен район үзәген генә түгел, авылларны да биләп алган иде шул. Анда да көтелмәгән хәлләр килеп чыгып торды. Мәсәлән, шулай полисадник ясагач, югары оч Әдия апаларның капка турында газ трассасына зыян килгән иде. Ярый әле, тиешле хезмәтләр вакытында килеп җитте, урам белән күккә күтәрелә идек, Аллаһ сакласын!

Бу хәлне әле дә безнең Совет, Трактор һәм Кооператив урамнарында яшәүчеләр аеруча бер шомлылык хисләре белән искә ала. Шуннан соң инде капка төбендә полисадниклар ясау да берникадәр тәртипкә салынгандыр, мөгаен. Моны әле нәрсәдән дә язам, без бәләкәй чакта халыкка җир җитми иде, хәзер булган җир кишәрлекләрен кая куярга белми интегәләр.

Шулай да үзебезнең Яшьләр урамында, Зөлфия апа белән Фән абый Гөлемовларның полисаднигы һаман сакланды. Инде үзен медицина тармагына багышлаган Зөлфия апабыз бакыйлыкка китсә дә, шау чәчәккә төренгән полисаднигы урамдашларның күңеленә ямь биреп үсә.

Капка төбе эскәмияләренә чыгып, бер кич утырыйк, урамдашлар!

Бүгенге көн – шулкадәр тизлек белән барган заманның бер мизгеледәй. Моңа көннән-көн инанабыз. Бүген инде капка төбе эскәмиясенә чыгып утыручылар да сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Ә кайчан гына ике бүкәнгә бер такта кисәге куеп ясалган эскәмияләр – көн буе булган хәлләр турында сөйләшү урыны иде.

Ул капка төбе эскәмиясе дигәннәре дә кайвакыт газиз башкайларның бер бәласенә әверелгәннәрен да күпләр истә тотадыр. Кичен дискотекадан кайтып килгән яшьләр бераз сыра чүмереп алып, күңелләре үсеп китеп, шунда җырлашып утырмасынмы Аннан, берәр яшь егет шушы яки күрше урам сылуын озата барышлый, эскәмияңдә үбешеп утырып, төн уртасында шаркылдап көлеп җибәрмәсеннәрме?! Өстәвенә, күршедәге яки урам башындагы, авыл очындагы салметдин абзыйны гармуны белән бергә хәләл җефете куып чыгарсамы, ул да нәкъ шул эскәмиягә килеп кунаклый, күр дә тор. Ләкин, берәү дә капка төбе эскәмиясен алдырып ыргытырга ашыкмады…

Киресенчә, күрше-күләнне көнләштерерлек итеп, матурын ясап куярга тырыштылар. Әле дә күз алдымда: күрше Флүзә апа һәм Хәйдәр абыйларның төсле эскәмияләре бар иде. Аннары көннәрнең берсендә терәлеп торган күрше Ришат абый белән Фәридә апалар да заманча гына, тимер каркаслы, зәңгәрсу төстәге эскәмия алып кайтып куйды. Әле андый бик «культурный» эскәмия булса, төбе-тамыры белән каерып алып китүләре дә бар иде.

Ә яшьләр дигәннән, язсаң сүз инде: кайбер җендәй әби-чәби, корткалар – төннәрен эскәмияләрдә күңелләре күтәрелеп килгән яшьләргә сабак булсын, диепме эскәмиягә әлләниләр сылап, очлы кадаклар кагып куялар иде. Әйтерсең лә, үзләренең яшьлеге булмаган да, шаярышып йөрүләр читләп узган! Шулай да, өйгә сабый бала кайтса, тәрәзә төбендә тавыш чыгарып, кычкырып көлеп утырмасыннар дип, утыра торган тактасын төнгелеккә алып кереп кую иде Әмма, ике бүкәне дә утырам дигән кешегә менә дигән бит! Бу капка төбе эскәмияләрендә ике күршенең балалары гашыйк булып, йөрәкләре кушылып, чәчләрен-чәчкә бәйләп тормыш юлына чыкканнары да булды ул. Үземнең Лилия апам да күрше Мәүли картның оныгына кияүгә чыгып куйды.

Бүгенге вакытта исә бик матур гына, җыйнак ясалган эскәмияләрдә күршеләр утырганны күреп калсаң, сөенеп китәсең. Берничә ел ел элек, кайсыдыр күршеләрдәге туйдан соң, шул кечкенә капка төбе эскәмиясе ярты урамны сыйдырган иде! Менә бит, күңелең генә киң булсын, иптәшләр!

Заман алга таба барышын дәвам итә шул. Үзгәртеп булмый аны, менә шулай хатирәләргә бирелеп уй-хыяллар белән кайтып килсәң генә.