ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

26 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

0

26 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, урыны белән -2 градуска кадәр төшәчәк, көндез +8..+13˚ градус.

Үсүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.

Туфракны сукаларга, түтәлләр әзерләргә, агач-куаклар астына, түтәлләргә компост, янган тирес, пычкы чүбе чәчәргә мөмкин. Кышка сарымсак, суганчалы үсемлекләр утыртып калдырырга ярый. Яшелчә тозлау өчен уңышлы көн.