Җәвит Шакировтан бәрәңге алу һәм «теща» темасына юмор
Искандәр әтисе янына килә һәм:
«Әти, бәрәңгене базга салдык», – ди.
«Әйе, Аллаһк шөкер, исән-сау ашарга язсын, улым. Ээй, менә көз һәм бәрәңге дигәннән: кияү белән тещасы бәрәңге казыйлар икән дә, тещасының башында каска икән. Бер ир-ат узып барышлый моны күреп алып: «Кара әле, Габдрахман, нигә тещаңның башына каска кидердең?» – дип сорагач теге ир: «Көрәк балчыкка баткач, гел коймага көрәк чистартырга барып булмый бит инде», – дип әйтеп куймасынмы, дигән», – көлеп җавап бирә Җәвит Шакиров, һәм әтиле-уллы көләргә тотыналар.
Искандәр әлеге видео астында язылучыларына «Кемнәр инде бәрәңгене алды?» дип сорау да калдырган.
- Җәвит Шакировтан студентлар һәм профессорлар турында мәзәк: «Кабынмаячак та!»