Алтын бәясе тарихта беренче тапкыр 3750 доллардан артты
Мәскәү вакыты белән 9:48 сәгатьтә алтынга декабрь фьючерсы бәясе тарихта беренче тапкыр 3750 доллар чиген узды. Бу сәүдә мәгълүматларыннан күренә.
Алтынның бәясе алдагы ябылыштагы күрсәткеч белән чагыштырганда 45,22 долларга (якынча 1,22%) артты һәм нәтиҗәдә 1 троя унциясе өчен 3751,02 долларга җитте.
- Троя унциясе — кыйммәтле металлар (алтын, көмеш, палладий, платина) үлчәү берәмлеге. Гадәти система буенча ул якынча 31,1 граммга тигез.