ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30

Бүген Казан мэрын яңа процедура буенча сайлаячаклар

0

Бүген Казанда яңа процедура буенча мэр сайлаячаклар. Бу турыда «Татар-информ» яза.

5 нче чакырылыш Казан шәһәр думасының 1 нче сессиясендә шәһр башлыгы сайлана. Беренче тапкыр кандидатларны комиссия сайлап алды, ә кимендә ике претенденттан торган соңгы исемлекне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслады.

Шул ук вакытта Казан шәһәр думасы сессиясендә даими комиссияләр составы формалаштырылды, муниципалитет башлыгы урынбасарлары сайланды һәм башкарма комитет җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде, диелә хәбәрдә.