ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30

Әрәмтамак белән яшәп туйдым. Аерылырга теләвемне генә аңламыйлар... (Зөләйха Солтанова)

0

Кайбер кешеләрдә ирләренә карата шундый түбән таләпләр, исең китәр. Әгәр ир эчми, кыйнамый икән, димәк, ул – алтын, ә син – шуның кадерен белмәүче, рәхәткә чыдый алмаучы хатын.

Мин хәзер аерылышырга гариза бирдем. Тик минем якыннарым, дусларым-танышларым моның сәбәбен аңлый алмый. Бер дигән иремнән китәм, имеш! Бөтенесе сүз куешкандай беравыздан:

«Ярый, ирең сине кыйнаса, җәберләсә – бер хәл. Күпләр шуңа түзә, укалары коелмый, түзеп яшиләр әле», – ди.

Әгәр инде мин үземә сөяркә табып, аның янына китсәм дә, кеше мине әзме-күпме аңлар иде. Хупламаслар иде инде, сүгәрләр иде, тик тиле сораулар азрак булыр иде.

Ә мин ниндидер ахмаклык уйлап чыгарганмын икән. Ирем эчми, мине кыйнамый, «сулга» йөрми, минем дә сөяркәм юк – ә мин барыбер аерылырга җыенам.

Сәбәбе гади: чөнки ирем бик уңайлы яши. Бернәрсә дә кирәкми аңа, кыскасы гамьсез һәм ваемсыз, «алма, пеш, авызга төш» дип ята торган кеше. Өйдә җүнләп бернәрсә эшләми, кушсаң да, мин бәйләнмәсен өчен генә аннан-моннан эшләп куя да, тизрәк диванга кырын яту ягын карый.

Ул 1 тәүлек эшләп, 3 көн ял итә, бернинди өстәмә эш алырга, акча эшләргә теләми, гәрчә 3 тиенгә эшләп йөри инде.

Ә артыгы нәрсәгә кирәк аңа? Ашарга бар, телевизор эшли, диван бар – аңа башка бернәрсә дә кирәкми. Кичен сыра эчеп ала. Тормышта бөтен кызыксынуы, мавыгуы – шушылар.

Тормышка мондый мөнәсәбәт ачуымны чыгара минем. Үзем кияүдә, тик барыбер берүземә тормыш алып барырга туры килә. Иремнән нәрсәдер сораганчы, башта җиде кат тирең чыга.

Бер ел элек стенадагы киштә килеп төште, стенага сөяп куелган килеш һаман тик тора. Эш графигы бик тыгыз булгач, вакыты юк инде, бахырның.

Бөтен кораллары бар, ә менә вакыт җитеп бетми. Каян килсен инде ул вакыт! Вахтадан соң 1 көн «отсыпной», аннан законлы ял көне, ә өченче көнне эшкә әзерләнә.

Ягъни, 3 көн буе диванда ауный, бары тик йөз чагылышы гына үзгәреп кала. Кая инде монда киштә элеп кую!. Хәер, киштә чүп кенә әле ул.

Ул көне буе өйдә, ә мин атнасына 5 көн эшлим. Өйгә кич кенә кайтып керәм, мин кайтып керүгә, ирем күзләрен тутырып карый да: «Кайчан ашыйбыз?» – дип сорый.

Суыткычны ачып караган икән, ә анда бернәрсә дә юк. Ә кибеткә чыгып керү? Мин кайтуга берәр ризык әзерләү? Юк, ир кеше эшемени инде бу.

Раковинадагы пычрак савыт-саба мин юганчы шул килеш торачак. Ирдән сорасаң, «соңрак юам, әй, онытканмын» дигән җавап кына ишетәсең.

Үзе инициатива белдерми, минем үтенечләр бер колагыннан керә, икенчесеннән чыгып китә. Бала белән дә бернинди ярдәм юк. Бакчага илтү дә, алып кайту да минем өстә. Кыскасы, ирем – «арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит» дип яши торган пошмас бер кеше.

«Син барыбер иртә уянасың бит, үзең кертеп чык инде», «Сиңа барыбер эштән кайтасы, кайтышлый кереп ал» – баланы бакчага илтергә яки барып алырга кушсам, менә шушындый җавап кына ишетәм мин.

Ә аның бала белән бергә берәр нәрсә эшләве – бөтенләй була торган хәл түгел, күз алдына да китереп булмый.

Шундук «мин белмим, мин аңламыйм» дигән сүзләр тезелеп китә, гәрчә монда «мин теләмим» дигән җавап иң дөресе булыр иде. Хәтта бала авырып китсә дә, миңа больничный алырга туры килә. Чөнки бервакыт бала чирләгәч, ирем аның белән калган иде, кыскасы, минем эш көне булмады, 20 минут саен шалтыратып теңкәмә тиде.

«Сорап кайт инде, мин үзем генә булдыра алмыйм бит», – дип шыңшыды.

Җитмәсә, иптәш кызлар: «Улыңны әтисе исән-сау килеш әтисез калдырасыңмыни?» – дип сорый.

Нинди әти булсын инде бу? Исеме генә бар. Бала бары тик диванның буш булуына гына аптырар, ә болай бу хәлне җиңел кичерер дип уйлыйм.

Ул миңа ир түгел, ә уңайлы урынга урнашкан бер файдасыз йорт хайваны кебек. Һәм бу мине туйдырды. «Ир» дип аталган ул әрәмтамакны ашатып-эчертеп ятканчы, минем үземә генә җиңелрәк булачак.

Тик мине беркем аңламый. «Нишлисең, ирең бит, җитмәсә, эчми, кыйнамый», – дигән булалар. Иремне берәрсе тиз арада үзенә алыр, дип уйлыйм, тик ул кеше чын тиле булачак инде, ә мин тиле булып туйдым.