Диңгез һавасы, файдалы ләм, минераль су: Санкт-Петербург шифаханәләре ниләр тәкъдим итә
Санкт-Петербург – җир шарының иң матур шәһәрләренең берсе. Бүгенге көндә ул күп кенә туристларны үзенең искитмәле архитектурасы, кызыклы, бай тарихы белән җәлеп итә. Әмма аны шәһәр экскурсияләрендә йөрү өчен генә сайламыйлар. Санкт-Петербургка, бигрәк тә аның Курорт районына, күпләр ял итү, дәвалану өчен дә килә. Август аенда «Интертат» хәбәрчесе Санкт-Петербургта журналистлар өчен оештырылган матбугат турында булды, сәламәтләндерү туризмының мөмкинлекләре белән танышып кайтты.
Август ахырында биредә инде җылы җәй белән саубуллашкан иделәр. Биредә уздырган 4 көндә һава торышы үзенең барлык халәтләрен дә күрсәтте дияргә була. Яңгыр коеп китә, җил исә, бераздан кояш чыга, яки барысы да бергә була. Кары гына яумады. Иртән кояшлы көн булырга торса да, үзең белән зонт йөртү хәерле. Һава торышы тиз үзгәрүчән.
Фото: Visit-Petersburg.ru
Курорт районына Зеленогорск, Сестрорецк шәһәрләре һәм Белоостров, Комарово, Молодежное, Песочный, Репино, Серово, Смолячково, Солнечное, Ушково дигән 9 поселок керә. Кайберләре сезгә таныштыр. Мисал, өчен Комарово. «Ну, погоди» мультфильмында яңгыраган:
«Hа недельку, до второго,
Я уеду в Комарово,
Поглядеть отвыкшим глазом
Hа балтийскую волну...», – дигән җыр юлларын хәтерлисезме? «Я уеду в Комарово» халыкка Игорь Скляр башкаруында таныла. Ә җыр үзе Санкт-Петербургның Курорт районындагы Комарово поселогы турында икән...
Матбугат туры шушы поселоклар һәм шәһәрләрдә урнашкан шифаханәләр буенча булды. Араларында совет чорыннан калган традицияләрне дәвам итүчеләр, заманча, яңа технологияләр кулланучылары да бар иде. Ә хәзер һәрберсе турында тулырак...
«Черная речка»: Йөрәк авыруларын дәвалыйлар
Иң беренче барган җиребез – Молодежное поселогындагы «Черная речка» шифаханәсе.
Шифаханә бик матур җирдә урнашкан. Территориясендә биек, реликт нарат агачлары, төрле чәчәкләрдән торган клумбалар, гортензия куаклары үсеп утыра. Саф һава суларга чыккан пациентлар да күренде. Кемдер эскәмиядә утыра, кемдер әкрен генә бер корпустан икенче корпуска процедураларга бара иде. Дәваланучыларның күбесе – йөрәк авыруларыннан интегүчеләр.
«Россиядә үлем очракларның яртысы йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле. Безнең төп белгечлегебез – кардиология. Без үзебезнең миссия белән горурланабыз һәм аны алга җибәрергә тырышабыз», – дип сөйләде «Черная речка» йөрәк авырулары үзәгенең башкарма директоры Александр Карпухин.
Ул шифаханәнең Россиядәге иң эре кардиологик тернәкләнү үзәкләренең берсе булуы турында әйтте. Шифаханә 1958 елдан бирле эшли һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен махсус дәвалау һәм тернәкләнү программалары тәкъдим итә.
«Черная речка» шифаханәсендә комплекслы дәвалану һәм диагностика үткәрелә. Төп юнәлешләр (йөрәк белән бәйле булмаган авыруларны да дәвалыйлар): миокард инфарктыннан соң һәм йөрәк операцияләреннән соң реабилитация; хроник йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау; авырлыкны киметү һәм метаболик синдромны дәвалау; стресс һәм профессиональ янудан (выгорание) арынырга ярдәм итә торган программалар; остеохондроз һәм арка авыртуын дәвалау; йокы вакытында сулыш тукталу синдромын коррекцияләү; шикәр диабетының икенче тибы һ.б.
«Балтийский берег»: метро хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклый
Зеленогорск шәһәрендә урнашкан «Балтийский берег» шифаханәсе үзенең ишекләрен беренче тапкыр 1980 елда ачкан. Хәзерге вакытта «Балтийский берег» реконструкция уза. 2030 елга кадәр шифаханә тулысынча яңарып, заманча сәламәтләндерү үзәгенә әверелергә тиеш.
«Балтийский берег» башта профилакторий буларак ачыла. 2006 елдан ул шифаханәгә үзгәртелә. Шифаханәнең төп юнәлеше – профессиональ авырулар. Бу турыда «Балтийский берег»ның баш табибы Светлана Одинец сөйләде: «Бүген илебездәге 7 метрополитен арасыннан бары тик безнекендә генә үзенең медицина инфраструктурасы сакланып калды. Поликлининикада метрополитен хезмәткәрләре ФСС программасы буенча да, өстәмә рәвештә ирекле медицина иминияте аша да сәламәтләндерү үтәләр», – ди ул.
Биредә түбәндәге авырулар буенча махсуслашкан программалар эшли: йөрәк-кан тамырлары авырулары, сөяк-мускул системасы авырулары, дерматология, гинекология, урология, педиатрия (метрополитен хезмәткәрләренең балалары өчен).
Колакның ишетү сәләте кимүе (тугоухость) – метрополитен хезмәткәрләренә хас авыруларның берсе. Бу – метродагы каты тавыш белән бәйле. Ул пассажирларга да, хезмәткәрләргә дә тәэсир итә. Шуңа күрә «Балтийский берег» шифаханәсендә колак авыруларын дәвалау һәм профилактика юнәлешләре аерым үстерелгән.
«X-Clinic»та гомерне озынайтырга булышалар
Өченче барган җиребез Россия шоу-бизнесы йолдызлары еш сайлый торган «X-Clinic» булды. Кемнәр ял иткәнен төгәл әйтмәделәр. Шуңа сайтларына кереп карадым. Анда күрсәтелгән мәгълүматлар буенча, биредә Настасья Самбурская, Агата Муцениеце, Лариса Гузеева һ.б. ял иткәнен күрергә була.
«X-Clinic»та заманча дәвалау принциплары белән эш итәләр. Монда булган авыруларны гына дәвалап калмыйлар, ә булырга мөмкин авыруларны билгелиләр, сәламәтлекне озак елларга сакларга, гомерне озынайтырга да булышалар икән.
Кызыклы юнәлешләр: нейробиорегуляция – когнитив сәләтләрне яхшырту, стрессны киметү; газ терапиясе (кислород, озон, ксенон, водород) – сәламәтләндерү программаларын көчәйтү; сомнология бүлеге – йокы бозылуның диагностикалау һәм дәвалау; Energy Boost программасы – хроник ару һәм энергия кими башлау белән көрәшү; детокс-программалар – организмны чистарту, микрофлораны торгызу, персональ туклану.
Туклануга килгәндә, монда һәрбер кешегә үзенең шәхси менюсын төзеп бирәләр. Бәяләр – кыйммәтле рестораннардагыча.. Кайберәүләр биредәге менюга ияләнеп, дәвалану үткәннән соң да шул ризыкларны өйләренә китертәләр икән.
«X-Clinic» поликлиника рәвешендә дә эшли. Шулай ук SPA-зона (бассейн, массаж бүлмәләре), ресторан, спортзал, экомаркет, балалар өчен уен бүлмәләре һәм йога, лекцияләр өчен мәйданчыклар да каралган.
Шифаханә комплексы Репино поселогында нәкъ Фин бугазы янында урнашкан. Биредә дәваланучы кешеләрнең яр буена чыгу мөмкинлеге дә бар. Без дә бу мөмкинлекне кулдан ычкындымадык. Һәм, шифаханә белән танышып чыкканнан соң, яр буена төштек. Кояшның матур гына офык артына кереп киткәнен күзәттек.
«Cестрорецк курорты» тарих, минераль су, саз белән дәвалый
Матбугат турының өченче көнендә без Сестрорецк шәһәренең «Сестрорецкий курорт» шифаханәсенә юл тоттык. Биредә безне «Сестрорецкий курорт»ның тарихи-мәдәни мирас буенча генераль директор урынбасары Лина Касперавичюте каршы алды. Ул шифаханәнең кызыклы тарихы һәм бүгенгесе белән таныштырды.
«Сестрорецкий курорт»ка 1898 елда нигез салынган. Революциягә кадәр биредә аристократия ял иткән, соңрак ул совет чоры интелигенциясе өчен дә популяр урынга әверелгән. «Биредә 6 ел рәттән, 4-5 айлап торып, Анна Достоевская ял итә. Шулай ук берничә ай Максим Горький торып ала. Алар биредә иҗат итүләрен дәвам итәләр, эш буенча очрашулар уздыралар», – дип сөйләде Лина Касперавичюте.
Ул шифаханәгә килүчеләр өчен экскурсияләр алып бара. «Без «Сестрорецкий курорты»нда бик нык һава шартларына бәйле. Әмма моңа көенергә түгел, киресенчә, табигать белән дуслашырга кирәк. Мин, мәсәлән, 30дан артык маршрут буенча җәяүле экскурсияләр оештырам. Алар 1дән 15 чакрымга кадәр булырга мөмкин. Җәяү йөрү кешеләргә бик яхшы ярдәм итә: эмоциональ януда (выгорание), депрессиядә һәм башкаларда. Мин экскурсияләрдә Корней Чуковский яки Максим Горькийның күңел борчулары турында сөйлим. Кешеләр, моны ишеткәч, тынычлана. Алар үз халәтләрен кабул итә башлый. Бу да – дәвалау ысулы. Без тарих белән дә дәвалыйбыз», – дип аңлатты ул.
Бүген «Сестрорецк курорты», зур төзелешләр аркасында, ял итүчеләрне кабул итми. Яңартылган шифаханә 2026 елның җәендә ачылырга тиеш.
Иң беренче күргәнебез Курзал бинасы булды. Бу бинада XX гасыр башында концертлар залы, ресторан, китапханә булган. Кешеләр бирегә аралашырга, күңел ачарга, тере оркестр тыңларга йөргәннәр.
Курзалның иске бинасы агачтан була һәм 1942 елда, снаряд төшеп, янып бетә. Хәзер аны революциягә кадәрге рәвешендә төзергә телиләр.
Икенче зур төзелеш эшләре «Диңгез корпусы»нда бара иде. Бу корпусның исеме аның яр буена якын урнашуы белән бәйле. Территориядә эш кайный иде. Аста зур техникаларда йөриләр, бинаның этажларында төзүчеләр эшләгәне күренә. Лина Касперавичюте сүзләренчә, бинаның 2 этажы поликлиника өчен каралган, ә калган этажларында санаторийда дәваланучылар торачак. Шулай ук бассейн һәм физиотерапия өчен заллар да булачак.
Шифаханә әлегә ябык булса да, аның «Дәвалау корпусы»нда бүгенге көндә поликлиника эшли. Биредә тирә-юньнән генә түгел, Россиянең башка шәһәрләреннән дә киләләр. Кемдер 1 көнгә, кемдер берничә көнгә якындагы гына кунакханәгә урнашып, дәвалау курслары алып китә.
«Дәвалау корпусы» сары төстәге таш бина эчендә булды. Анда кергәч, безне киң парад баскыч каршы алды. Шушы бинада курортка нигез салучы Петр Авенариусның бюстын да күрдек.
«Аның «иң яхшы курорт ясарга» дигән максаты булган. Һәм ул үз максатына ирешкән дә», – дип билгеләде Лина Касперавичюте бюст янында торганда. Авенариус үз заманының оста эшмәкәре була. Аның тырышлыгы белән «Сестрорецк курорты» үз заманының иң алдынгы шифаханәләренең берсенә әверелә. Эшмәкәр Америка һәм Европадан иң яхшы, кыйммәтле җиһазлар кайтарта. Сәламәтләндерү комплексында хәтта Россиядәге иң зур кышкы ябык бассейн да була.
Шифаханәнең үз минераль суы һәм дәвалый торган ләме бар. Минераль суны «Дәвалау корпусы»нда эчеп карадык. Аны курорт территориясендә казылган скважинадан алалар. Әлеге су да дәвалау курсларында кулланыла. Дәвалану курслары үтмәүчеләргә дә суны эчәргә ярый, әмма тиешле дозадан арттырырга ярамый. Ул сәламәтләндерергә дә, шулай ук ашказаны-эчәклек трактын бозарга да мөмкин.
Ләм дә үзләренеке. Баштан ләмне читтән китертә торган булалар. Аннары (китерткәне бетеп киткән мәлдәдер инде) биредәге ләмнең дә дәвалау өчен туры килүен аңлыйлар. Кайбер үзлекләре белән башкалардан яхшырак та булып чыга әле ул. Борынгы заманнарда Санкт-Петербург җирләрендә Литориновое диңгезе булганы билгеле. Шуңа күрә бу җирләрдәге ләмдә әлеге диңгезнең минераллары, файдалы үзлекләре бар.
«Минераль су һәм ләм ярдәмендә сөяк-мускул системасы авыруларын дәвалыйбыз. Ләм тән авыруларында да кулланыла», – дип аңлатты шифаханәнең дәвалау-диагностик бүлеге мөдире Олег Тбоев.
Ул шифаханәнең күппрофильле булуы турында сөйләде. Хәзерге поликлиникада һәм 2026 елда ачылачак шифаханәдә шулай ук эндокрин системасы һәм терәк-хәрәкәт аппараты чирләрен дәвалаячаклар. Неврология, психотерапия, психология, кардиология, педиатрия һ.б. бүлекләре дә булачак. Һәм, әлбәттә, төрле маршрутлардагы терренкур.
Киләчәктә яңартылган курортта элеккеге шифаханәдә булган процедураларны да торгызырга ниятлиләр. Мәсәлән, «лечение лежанием». Бу процедура вакытында кеше бөтенләй хәрәкәт итәргә тиеш түгел. Ятарга бик күңелсез булмасын өчен, пациентларга ашарга рөхсәт ителгән. Пациентларга хәрәкәтләнергә ярамаганлыктан, аларны ярдәмчеләре ашата торган була. Яңа санаторийда болай булырмы – анысын сөйләмәделәр.
«Дюна» шифаханәсе: операциядән соң пациентларны аякка бастыралар
Матбугат турының соңгы тукталышы шул ук Сестрорецк шәһәрендә урнашкан «Дюна» шифаханәсе булды. Ул 1979 елда КПССның Ленинград өлкә комитетының хастаханәсе каршындагы элиталы реабилитация үзәге буларак ачыла.
Совет заманы стилендә төзелгән бина бүген дә үз матурлыгын югалтмаган. Тышкы кыяфәте бераз гына таушалса да, эчке ягы әле дә шул «совет шигы»н саклап килә. Зур тәрәзәле коридорлары, киң заллары, раритет җиһазлары шул заманнарга алып кайтып килгән сыман тоелды.
«Дюна» шифаханәсе ортопедия һәм травматология өлкәсендә көчле. Монда операциядән соң пациентларны аякка бастыралар. Дәвалаганда, барлык рисклар да күз алдында тотыла.
Операциядән соң тромбоэмболик өзлегү булырга мөмкин. Ул ничек килеп чыга? Яраны каплау өчен кан куера, һәм тромб ясала. Яра төзәлгәч, бу тромб үзеннән үзе югалырга тиеш. Әмма кайбер очракларда әлеге тромб кан тамырлары буенча китәргә мөмкин. Андый хәл булмасын өчен, «Дюна»га операциядән соң килгән һәрбер пациент УЗИ үтәргә тиеш. Әгәр дә тромб барлыгы ачыкланса, пациентны кире стационарга кайтаралар.
Физиотерапия бүлеге җитәкчесе, врач-физиотерапевт Марина Косарева операциядән соң тернәкләү чорының 3 этаптан торуын һәм һәрбер этапта пациент нинди процедуралар үтүен сөйләде:
– Пациент хирургия бүлегендә ята торган чор бар. Бу чор яра төзәлгәнче дәвам итә. Шул вакыттагы төп бурыч – инфекцион һәм тромбоэмболик өзлегүләрне булдырмау. Яра төзәлсә, бу бурыч юкка чыга. Аннан соң иртә реабилитация чоры башлана.
Бу чорда без пациентның бозылган функцияләрен кайтару белән шөгыльләнәбез. Иң беренче чиратта мускулларны ныгытабыз, хәрәкәтнең күләмен арттырабыз. Бу чорда операциядән соң барлыкка килгән шешүләрне, операция ясалган урыннарда кан әйләнеше бозылуын бетерү мөһим. Бер үк вакытта мускул функциясен, мускул тонусын да кире кайтарырга кирәк.
Операциядән соң дүртенче көндә үк без дәвалау гимнастикасын башлыйбыз. Барлык күнегәләр дә яткан килеш ясала.
2 этаптан соң соңгы реабилитация чоры башлана. Бу чорда инде аякларның функцияләрен торгызу максаты куела: таяна алу, мускулларның эшчәнлеге, хәрәкәт күләме. Бу чорда күнегүләр инде гимнастика стенкасына таянып та, таянмыйча да, басып ясала. Дәвалау гимнастикасыннан тыш, терренкур да кулланыла. Пациентларга, физик йөкләмәгә ияләшү өчен, махсус маршрутлар билгелибез.
Территория терренкурның төрле чакрымдагы маршрут билгеләрен күрергә була. Мисал өчен: 450 метр, 750 метр, 950 метр
Шифаханәнең бүлмәләре пациентлар өчен уңайлы итеп эшләнелгән. Мисал өчен, ятактагы түшәкнең, пациентның авыру төренә карап, биеклеге аерылырга мөмкин. Ятаклар – трансформер. Аларны кирәк вакытта аерырга яки кушарга була. Монда пациентлар турында да, шул бүлмәләрне җыештыручылар турында да кайгырталар. Идәннәрне юганда, ятакларны күтәртеп тә куярга була. Ә юыну бүлмәсендә уңайлылык өчен тотынгычлар да ясалган.
Шифаханәнең кинолар, концертлар карый торган зур залы, бильярд уйный торган аерым бүлмәләре бар.
Шундый залларның берсендә Санкт-Петербург заводында җитешетерелгән фарфор уенчыклар коллекциясе дә күрсәтелгән иде. Әлеге уенчыкларның да үз дәвалау эффекты бар икән. Монда килгән кешеләр шул уенчыкларны, совет заманына хас интерьерны күреп, үз балачакларын искә алалар. Яхшы эмоцияләр тизрәк терелергә ярдәм итә.
«Дюна» да, «Сестрорецк курорты» кебек үк, диңгезгә якын урнашкан. Шуңа күрә бирегә килүчеләр, дәвалану белән беррәттән, саф һавада йөрергә һәм яр буенда ял итәргә мөмкин.
Шифаханә сайлаганда иң мөһиме – үзеңә туры килә торган программаны табу. Кемдер анда авыруны дәваларга, тернәкләнү үтәргә, ә кемдер стресстан арыну, ял итү өчен бара. Санкт-Петербургның Курорт районында һәрбер кеше өчен дә үз шифаханәсе бар.
Санкт-Петербургка барырга уйлаган кешеләргә шәһәрдә туристик-мәгълүмати үзәкләр эшләвен исәптә тотарга кирәк. Анда шифаханәләр, мәдәни маршрутлар һәм ял мөмкинлекләре турында күбрәк мәгълүмат алырга була. Барлык мәгълүмати үзәкләрнең адреслары һәм эш вакыты Visit-Petersburg.ru рәсми туристик порталына урнаштырылган.
Тарихи фотоларны «Интертат» сайтына «Сестрорецкий курорт»ның тарихи-мәдәни мирас буенча генераль директор урынбасары Лина Касперавичюте тәкъдим итте