Илназ Гариповтан яңа җыр: «Кызлар озаттык чиратлап, төннәр җитмәде»
Татар эстрадасы җырчысы Илназ Гарипов «Яшьлек тәме» дигән яңа җырын тәкъдим итте.
Җырның сүзләрен дусты Ренат Галиәскәр язган, ә көен җырчы үзе иҗат иткән.
«Шук малайлар булып үстек,
Шуклык китмәде.
Кызлар озаттык чиратлап,
Төннәр җитмәде.
Вакыт бара, һич тә юк үпкәм,
Дулкыннарга бирешмәдек.
Иреннәрдә әле һаман
Шул яшьлек тәме.
Бер күз кысып елмайыйк та
Онытыйк, яме!..»