ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Автомобильгә хакер һөҗүме булуын ничек аңларга?

0

Әгәр автомобиль хуҗасы хезмәт функцияләрен башкара торган мобиль кушымтага керә алмый икән, димәк, машинага хакер һөҗүме булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгына «Лаборатория Касперского»ның баш технологик эксперты Александр Гостев сөйләгән.

«Автомобильгә киберһөҗүм булуын аңлау җиңел. Кагыйдә буларак, хәзерге вакытта күпчелек инцидентлар автомобильгә керү системаларын бозу белән бәйле. Мәсәлән, хезмәт функцияләрен башкара торган мобиль кушымтага (мастер-аккаунт) керү мөмкинлеген ябу юлы белән», – дип хәбәр итте ул.

Җинаятьчеләр автомобиль хуҗасының кушымтага керүен блоклый һәм аннары, анда керү мөмкинлеген ачу өчен, зур акчалар таләп итә башлый. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, проблема бигрәк тә «соры схемалар» буенча кертелгән һәм җитештерүчесе техник ярдәм күрсәтмәгән автомобильләр, яисә җитештерүчесе Россиядәге эшчәнлеген туктаткан машиналар өчен актуаль.

Гостев сүзләренчә, автомобильләр башка цифрлы җайланмалар кебек үк саклана. Телефонда зарарлы программаларны ачыклау өчен программалар кулланырга, парольләрне сакларга – парольләрне үзгәртергә һәм социаль челтәрләр һәм автомобиль кушымталары өчен бер үк парольне кулланмаска кирәк. Шулай ук җитештерүче кушымталарын яңарту өчен сервис салонына барырга кирәк.

«Хәзерге вакытта кибериммун операция системалары эшләнә. Алар әлеге проблеманы төптән хәл итә алачак. Керү системаларын бозган очракта да, автомобиль эшенең иминлеге тәэмин ителәчәк. Әлеге технология кулланылган беренче автомобильләр, пилотсызларын да кертеп, Россиядә якын арада барлыкка киләчәк», – дип ышандырды эксперт.