Бертуган апам миннән үз баламны теләнә... (Зөләйха Солтанова)
Мин үземнең бертуган апамнан кача башладым, чөнки ул тиле кеше кебек кылана башлады. Хәер, мин аны баштарак та адекват дип әйтә алмыйм инде, тик хәзер бөтенләй әллә нинди сәер нәрсәләр майтарыла башлады.
Апам миннән бер баламны аңа бирүне сорый.
«Ике бала белән авыр, дип әйтәсең бит! Әйдә, берсен миңа бир!» – ди.
Минем 2 балам бар, яшь аермалары зур түгел, олы улыма хәзер 2 яшь. Әлбәттә, миңа алар белән авыр, чөнки, барысына да өлгерер өчен, ары-бире чабуларга кирәк. Балаларының яшь аермасы зур булмаган кешеләр мине аңлар.
Тик бу – үз балаларыңны песи баласы кебек кешегә өләшергә сәбәп буламыни? Мондый уйның минем башка килеп тә караганы юк, тик менә минем апага килгән. Җитмәсә: «Прикольно булачак!» – дип елмаеп тора.
Апа миннән 7 яшькә зур булса да, аның үз-үзен тотышы яшенә бер дә туры килми. Балалыктан чыгып бетмәгән кеше кебек кылана. Аның хәтта тотрыклы эше дә юк: ул – фрилансер, үзенә 36 яшь, вакыт-вакыт әти-әни акчасына яшәп ала.
Җитмәсә, 1 ел элек аны яшәгән фатирыннан куып чыгардылар. Ул фатир арендалап яши иде, хуҗасы килгәч, фатирдагы коточкыч тәртипсезлекне, шапшаклыкны күреп җәнҗал куптарган һәм апаны куып чыгарган.
Мин апага әйберләрен җыярга булыштым, чөнки аның бу күченүе көтмәгәндә булды. Мин фатир хуҗасының реакциясен дә, хисләрен дә бик яхшы аңладым, чөнки анда батып үлмәле иде, аның урынында булсам, мин дә нәкъ шулай эшләгән булыр идем, мөгаен.
«Тапкан икән борчылыр нәрсә! Бөтен кеше дә чиста булмый инде», – диде апа ваемсыз гына һәм әти-әни янына күченде.
Хәзер аның белән әни көрәшә, ул да апа артыннан җыештырып һәм аңа кисәтү ясап туйды инде. Әгәр аларның үзләрен күрмичә генә, сөйләшкәннәрен тыңлап торсаң, чыннан да әнине бүлмәсеннән дуңгыз абзары ясап бетергән үсмер баланы ачулана, дип уйларга була.
Һәм шушы кеше миннән бала теләнеп йөри, мин аңа ни өчендер үз баламны бирергә тиеш дип уйлый. Янәсе, мин арыйм, ә ул миңа булышырга әзер.
«Миңа да үземне әни кеше итеп хис итеп карау кызык булачак бит», – дип елмая апам.
Апаның бала табу буенча проблемалары бардырмы, юктырмы – анысын белмим. Ул «юк» дип әйтә, минем сораштырасым, төпченәсем килми. Әмма аның тәртибенә карасаң, аны бала табып, бала карарга, әни булырга атлыгып тора дип әйтмәс идем.
Бу – матур киендереп, ашатып, урамда йөртеп, йокларга яткырып була торган ниндидер үзенчәлекле «йорт хайваны» асрау теләге кебек тоела миңа. Тик балалар – уенчык та, йорт хайваны да түгел шул.
«Ярдәм итәсең киләме? Кил дә булыш, мин каршы түгел. Тик баламны беркемгә дә бирергә җыенмыйм», – дип йөз мәртәбә әйттем инде.
Ә ул чынлап та берничә тапкыр килде, тик мин аны душ кереп чыкканчы 5 минутка да балалар белән калдыра алмадым. Олы балам ботка салынган тәлинкәне өстенә әйләндереп каплады, кечесе тик торганнан акыра башлады, ә апам, елап диярлек, ванна ишеген төя башлады, миңа чыгарга кушты.
Икенче юлы ул урамда олы улым белән йөрде. Мин кечкенәсен коляскада йөрттем. Апа олысы белән балалар мәйданчыгына китте, мин шул тирәдә урап йөрдем.
Бераздан улым килеп чыкты, ә янында апа юк. Бала белән бар да тәртиптә иде, ул, мине күреп, йөгереп килде. Ә менә аның янында апа юк иде.
«Мин тәмәке тартырга читкәрәк киттем, балалар уйный торган җирдә тартырга ярамый бит. Ярар, бернәрсә дә булмады бит, син монда», – диде, берни булмагандай.
Шулай ук булгач, аның ярдәме ташка-чүпкә үлчим генә. Җавапсыз кеше. Әйтик, әнигә, кайнанама, иремнең сеңлесенә балаларны тыныч күңел белән ышанып калдыра алам, артларыннан тикшереп йөрисе юк. Ә апа турында болай әйтә алмыйм.
Ә ул үч иткәндәй, эт койрыгына ябышкан тигәнәк кебек, кешечә әйткәнне ишетергә дә, аңларга да теләми.
«Мондый тиле-миле идеяләрең белән миңа бәйләнмә!» – дип мең дә бер тапкыр әйттем инде.
Ә ул ишетми дә, аңламый да.
«Соң, үзеңә җиңелрәк булачак бит! Нигә кире кагасың, мин аны бөтенләйгә алырга җыенмыйм ла!» – дип үпкәләгән кыяфәт чыгара башлады.
Миңа бәйләнмәсен өчен нинди сүзләр әйтергә белмим инде. Ачуланып та, сүгенеп тә, «өч хәрефкә» дә җибәреп карадым, тик кеше аңламаса да, аңламый икән, үз туксаны туксан.
Әнидән дә апа белән сөйләшеп каравын сорадым. Ә ул:
«Баланы апаңа бирергә кирәкмәс. Тик булышса була. Файдасы булыр», – диде.
«Кемгә һәм нәрсәсе файдалы? Авыртмаган башка тимер тарак кына була бит! Ике баланы да кара, җитмәсә, апага да күз-колак булырга кирәк!» – дип үртәлдем.
Әни борын астыннан гына нәрсәдер мыгырданып куйды, тик аннан да ярдәм булмады. Күрәсең, апаны бөтен җирдә блокка куярга һәм аңа ишек ачмаска кирәк бугай. Бәлки, озакламый, мондый ахмаклыклар аны туйдырыр.