ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30

Элвин Грей 14 яшендә язган җырлар: «Сине хочу» һәм «Бирмәдең»

0

Җырчы Элвин Грей беренче җырын иҗат итүе турында социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә сөйләде.

«Ә сез беренче җырымны 14 яшьтә язганымны белә идегезме?» – дип яза җырчы һәм тәүге иҗат иткән җырлары турында сөйли.

«Күз алдыгызга китерегез: укучы малай дәресләр ятлыйсы, әзерлисе урынга – җырлар язып утыра. Өстәвенә, мәктәп яки математика темасына түгел, ә мәхәббәт хакында.

«Беренче җырым «Сине хочу» дип аталды, рус теленә тәрҗемә иткәндә «Тебя хочу». Монда инде барысы да билгеле – яшүсмер, гормоннар һәм беренче мәхәббәт. Ә икенче җырым «Бирмәдең» («Не дала») булды. Менә шундый уйлар булган 14 яшемдә!» – ди җырчы.

Аннары артист «ярый, мин шаян гына түгел, җитди җырлар да язам, эчкерсез эчтәлектә» дигән дә, үзенең яшүсмер чагындагы фотолары белән видео урнаштырган.