ru24.pro
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

17 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

0

17 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Көньяк-көнбатыштан 3-8 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, урыны белән -1˚ градуска кадәр кырау төшәчәк, көндез +17..+22˚ градус.

Кимүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.

Үсемлекләр утырту өчен уңышлы вакыт түгел. Карлыган, крыжовник куакларын яшәртү өчен ботакларын кисәргә була. Авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны кисәргә кирәк. Туфракны минераль ашламалар белән эшкәртергә була.