Гөлнара Тимерҗанованың «Мәхәббәт ялкыны» җыры өчен көрәше: суд булачакмы?
Җырчылар Рузилә Бәдретдинова белән Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) «Мәхәббәт ялкыны» җырын яздырганнан соң чыккан низаг турында язган идек. «Мәхәббәт ялкыны» җырын башкаручы Гөлнара Тимерҗанова җырчыларны судка бирү белән янады.
- «1 млн сум әзерлә»: Гөлнара Тимерҗанова җырын яңарткан җырчыларга суд белән яный
Әлеге низаг узган атнада башланган иде, һәм инде шимбә көнне җырчылар очрашып сөйләшкәннәр.
«Рузилә килергә курыкты. Вилли белән Рузиләнең продюссеры Ильмир Әзһәмов элемтәгә чыкты. Шимбә көнне очраштык. Алар, эшне судка җиткермичә, тыныч кына хәл итәргә телиләр. Без чәршәмбегә кадәр уйларга вакыт алдык. Очрашуга бик күтәренке кәефтә килделәр. Бу хәлләрдән соң рейтинглары күтәрелә икән. Вилли бигрәк тә шат иде. Мин аны начар егет дип уйламыйм. Яшьләр бит, бер сүз белән әйткәндә...», – дип сөйләде Гөлнара Тимерҗанова «Интертат»ка.
Судка мөрәҗәгать итү ихтималы турында Гөлнара Тимерҗанова болай аңлатты:
«Миңа акча кирәк түгел. Сорамыйча җырны алулары күңелемә тиде. Әгәр дә алар гафу үтенеп, видео яздырып урнаштырсалар – бу Вилли белән Ильмир Әзһәмов тәкъдиме – мин кире уйларга мөмкинмен. Шулай да, җырны чыгарырга рөхсәт бирәмме, юкмы – анысын әле уйлыйм. Шартларын әлегә төгәл әйтә алмыйм», – дип сөйләде ул.