Иглин районында 11 яшьлек кызның йөрәгенә атканнар
Башкортстанның Иглин районында 2 бала пневматик корал белән уйнаган. Якынча мәгълүматлар буенча, мылтыкның кемнеке булуы әле ачыкланмаган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгына БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Хәзерге вакытта тикшерү эше үткәрелә. Балаларга корал кайдан килүе һәм башка сорауларга ачыклык кертелә.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, уйнаганда, 11 яшьлек малай шул ук яшьтәге кызга ялгышлык белән атып җибәргән. «Ашыгыч ярдәм» йөрәге һәм үпкәсе яраланган баланы авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып килгән. Баланың йотуы һәм сулыш алуы авырлашкан булган.
Табиблар катлаулы операция – торакотомия ясаган, баланың күкрәк читлеген ачып, пуляны алганнар. Операциядән соң кызны, алга таба күзәтү һәм дәвалану өчен, кардиоүзәккә күчергәннәр, диелә хәбәрдә