ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Балага алимент түләүләрен ничек арттырырга?

0

Балага алимент түләүчедән, төп суммадан тыш, аның өстәмә чыгымнарын да түләтергә мөмкин: мәсәлән, торак арендалауга, дәвалануга, секцияләргә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына адвокат Татьяна Кузьминова хәбәр иткән.

«Алимент суммасын баланың өстәмә чыгымнарын түләтү юлы белән дә арттырырга мөмкин, шул исәптән, әгәр бала алимент алучы белән бергә арендага бирелә торган торакта яшәсә, һәм алимент түләүче бу чыгымнарда ирекле рәвештә катнашмаса», – диде ул.

Адвокат сүзләренчә, РФ Гаилә кодексының 86 нчы маддәсе, даими яшәү өчен яраклы торак урын булмаганда, аерым яшәүче әти яисә әни кешедән өстәмә чыгымнарны түләтү зарурлыгын беркетә. Кагыйдә буларак, бу – ай саен түләнергә тиеш акча (ул мәҗбүри индексацияләнергә тиеш).

«Өстәмә чыгымнарны түләтергә мөмкинлек бирә торган аерым очраклар: бу – баланың сәламәтлек торышы белән бәйле, мәсәлән, протезлауга яки башка медицина манипуляцияләренә чыгымнар (бу очракта бу – бер тапкыр түләү булырга мөмкин – инде тотылган чыгымнар өчен компенсация буларак)», – дип аңлатты Кузьминова.

Аның сүзләренчә, алмент түләүләренә башка чыгымнар да өстәлергә мөмкин: уку, спорт чаралары, секцияләр өчен түләүләр. Моның өчен алимент түләүче әти яисә әни кешегә язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә кирәк (теләсә кайсы мессенджерда мөмкин).

«Әгәр җавап булмаса, яки түләүдән баш тартса: дәгъвачының яки җавап бирүченең яшәү урыны буенча район судына дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә. Дәгъваларның әлеге категориясе РФ Гаилә кодексының 61 нче маддәсе нигезендә ике ата-ананың да хокуклары һәм бурычлары балансын саклап калырга мөмкинлек бирә», – дип киңәш итте адвокат.