ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Чаллыда подъезд янында утыручы ир-атка ут капкан

0

Кичә Чаллыда 47 нче комплекста подъезд янында эскәмиядә утырган ир-атка ут капкан. «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, ир-ат тәмәке тотып эскәмиядә йоклап киткән, ул киемнәренең яна башлавын тиз генә абайламаган да.

Бу хәлне күреп алучылар ялкынны кул астында булган әйберләр белән сүндерә. Ир-атның тәненең 40 проценты пешкән. Хәзер ул Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ир-ат үзе генә булмаган, ләкин дусты аның яна башлавын күрә торып, тыныч кына китеп барган.

Табиблар ир-атның хәлен авыр дип бәяли, диелә хәбәрдә.