«Абыстайлары форумы»: Кайнаналар клубы, гаилә кору проблемалары һәм аерылышу сәбәпләре
Быелгы форум зур датага – һиҗри исәп буенча агымдагы 1447 нче елда билгеләп үтеләчәк Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгына багышлап оештырылды.
Форум тантаналы рәвештә пленар утырыш белән ачылды. Кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде.
«Гаиләдә дә ир-атлар хатын-кызларга таяна, эштә дә»
Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин:
Хатын-кыз – һәрвакыт ир-атның терәге. Минем тагын да билгеләп әйтәсем килә, соңгы елларда хатын-кызларның роле үсә бара. Бу – бик әйбәт. Чөнки җаваплылык ягыннан хатын-кызлар ир-атларга караганда күпкә җаваплырак, бу – минем шәхси тәҗрибәм. Укыган вакытта ук чагыштырып карасак, егетләр укуга бик җитди карамый, килә-китә, кызлар исә башыннан ахырына кадәр укый, кызыл диплом алып чыгып китә. Хатын-кызлар, үз максатларыма ирешәм дип, туры бара. Сезгә бик зур рәхмәт, төрле төбәкләрдән әлеге корылтайга җыелдыгыз, һәрберегез үз җирлегендә кирәкле, мөһим хезмәт куя. Һәрберегез – күпкырлы шәхес, Аллаһы Тәгалә сезгә әлеге олы хезмәтегездә һәрвакыт ярдәм итсен. Без сезгә таянабыз, гаиләдә дә ир-атлар хатын-кызларга таяна, эштә дә, «кругом сез». Уңышлар сезгә!
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Мәүлидне зурлап уздырырга насыйп булсын»
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык кунакларны Рабигыль-әүвәл ае һәм Мәүлид бәйрәме белән котлап, 29 августта Казанда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм тууга багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәменә чакырды.
Бәйрәм Иске Татар бистәсендә татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында 15:00 сәгатьтә башлана. Килгән кунакларыбыз арасында гомрә хаҗына юлламалар да уйнатачакбыз, бүләкләр, дини китаплар булачак. Сәхнәдә мөнәҗәтләр, вәгазьләр яңгыраячак, – дип билгеләп узды ул.
- Мөфти Мәүлид турында: «Туган көнне гыйбадәт белән ассызыклап күрсәтсәгез, зыян юк»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Форумның пленар утырышын һәм дискуссия мәйданчыгын Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина алып барды. Ул барлык килгән катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм әлеге форумның дини тормыш өчен мөһим булуын билгеләп узды.
Эшчәнлегебезне һәрвакыт бергә алып барабыз, шулай ерак аралардан җыелганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Без бер-беребезгә терәк һәм таяныч, алга таба да шулай булсын. Бүген барыбызга да якын булган проблемалар турында сөйләшәбез, барыбыз өчен дә файдалы булыр.
Форумның рәсми ачылышыннан соң төрле темаларга дискуссияләр башланды. Катнашучылар – «Мөслимә тормышында рухилык», «Мөселман мәдәниятендә гаилә кыйммәтләре», «Ватанпәрвәрлек һәм мөселманлык» темаларына фикер алышты.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Тәҗрибә: авылда балаларга җәйге ялны ничек оештырырга?»
Озак еллар Кукмара районы Өркеш авылында балалар өчен дини лагерьлар оештыручы Фәния абыстай Җәләлиева тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Мин үзем гади татар гаиләсендә, дини шартларда тәрбияләндем, шушы гореф-гадәтләрне, ислам диненең асылын башкаларга да таратырга тырышам. 25 елга якын балаларга һәм өлкәннәргә дини белем бирү белән шөгыльләнәм. 2000 елларда балалар өчен беренче тапкыр җәйге лагерьлар оештыра башладым.
Шул ук еллардан бирле Казанда «Гадел» мәчетендә балалар җыям. 2001 елда авылда рәсми рәвештә мәдрәсә ачылды. Хәтерлим, мәдрәсә ачылышына зур кунаклар кайтты, ә мәчеттә җомга намазы укытырга кеше юк, күз алдыгызга китерәсезме? Зур зал, анда халык җыйдык, бу халык – 3 ир кеше, 2 әби һәм 10лап бала иде. Шунда җомга намазлары, гает бәйрәмнәрен уздырдык. 6 яшьлек оныгымны алга бастырам да, ул намаз укый, укыгач, мин артка басып вәгазь сөйлим, алар мине шулай итеп тыңлыйлар, ир-атлар каршына чыгып сөйләп булмый бит – шулай башлаган идек.
2004 елда беренче мөселман Сабантуе оештырдык, бу махсус оештырган бәйрәм булды – әти-әни, әби-бабаларны кызыксындырыр өчен. Анда Коръән укыдык, пәйгамбәрләр тарихы турында сөйләдек, уеннар уйнадык.
Бүген безнең мәдрәсәдә лагерьлар төрле вариантта эшли. Беренчесе гадәттәгечә – балалар иртә белән киләләр, өйлә намазыннан соң кайтып китәләр. Программаны Диния нәзарәте бирде, шушы программа буенча эшлибез. Дини лагерьлар өчен беренче программаны мин үзем язган идем. Шуннан соң күп төрле программалар эшләнде, һәр ел саен яхшырырга, кызыклырак итәргә тырышабыз. Соңрак тагын бер төркем булдырдык – 14 яшьтән 30 яшькә хәтле кызлар – алар белән эшләргә бик кызык, ләкин җаваплы.
Шулай ук безнең «Әниләр һәм бәбиләр» махсус сменасы бар. Анда әниләр балалары белән бергә килә, ләкин бу –бик зур авыр эш: 2 төрле программа, әниләргә – аерым, балаларга – аерым, 4 тапкыр ашау, йокы оештырырга кирәк. Бик зур чыгымнар да сорый, йөрүчеләребез – авылга кунакка кайтучылар һәм авыл балалары, мин алардан 50 тәңкә дә сорый алмыйм. Әгәр алай сорыйм икән, алар килмәячәк, урамда болганып йөриячәкләр. Килүчеләр үзләре акча бирә, Аллаһка шөкер. Һәр лагерь өчен аерым программалар төзелде – кызлар өчен, шәһәр балалары өчен аерым, әниләр өчен аерым, аларга уку әсбаплары сайлана, бүләкләр әзерлибез, остазлар чакырабыз.
2016 елда 3 катлы бик зур, мәһабәт мәчет ачылды. Хәзер аерым йокы бүлмәләре, китапханә, ашханә, зур спорт залы бар, аңа хәтле агач, үзебез «мәдрәсә» дип атаган бинада эшли идек. Хәзер район күләмендә төрле конференцияләр, кызыклы очрашулар оештырабыз. Башларга гына авыр, куркып торырга кирәк түгел, башларга кирәк.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Һәр намазны ахыргы намазыгыз кебек укыгыз»
Форумның икенче темасы «Ислам динендә рухи байлыкны үстерү» – ният, намаз мәсьәләләренә багышланган иде. Әлеге темага танылган мөгаллимә Исламия абыстай чыгыш ясады:
Һәрбер хәдис китабында иң беренче булып ният турында хәдис тора – «Безнең барлык эшләребез нияткә карап бәяләнә». Мәсәлән, иртә белән тордык – Раббым, шушы көнем синең ризалыгың өчен үтсә иде, барлык эшләрем Аллаһы тәгалә ризалыгы өчен булса иде, дип теләргә кирәк. Без барлык эшләребезне бөек Аллаһы Тәгаләгә тапшырсак, алар хәерле булачак, шуны онытмасак иде.
Намаз – һәр мөэминнең нуры. Шул намазларыбызны һәрвакыт әүвәлге вакытында укырга тырышсак иде. Азан тавышы ишетелдеме, без, әүвәлге вакытының савабын алу өчен, барлык эшләребезне 40 якка ташлап, тәһарәт алып, намазга ашыгырга тиешбез. Чөнки ул вакытта шайтан килеп туктата – менә монда бер эшең бар, шуны гына эшлә, дип котырта башлый. Ул безнең намаз өчен әүвәлге савапны алуыбызны теләми. Шуңа күрә без тырышып, барлык эшләребезне читкә куеп – машинада булсак, туктап, мәчеткә кереп, ничек укый алабыз – шулай намазны укырга тиешбез. Бәлешнең кайсы вакытын яратасыз, пешеп чыккан чагынмы, суынган чагынмы? Суынгач, ул инде тәмсез була. Шуңа күрә намазны дә әүвәлге вакытында укысагыз, Аллаһы Тәгалә бөтен эшләрегезне уң итә.
Без һәр намазны: «Бу – минем соңгы намазым», – дип, ихлас белән укырга тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Һәр намазыгызны ахыргы намазыгыз кебек укыгыз», – дип. Әлеге мәсьәләләр бер карасак, бик җиңел әйбер кебек, ләкин аларны һәрвакыт кабатлап, искә төшереп тору мөһим. Бу сүзләрне хәтерегездән чыгармасагыз иде.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Гаилә бәхете 95 процентка хатын-кыздан тора»
Дискуссиянең икенче өлешендә «Ислам мәдәниятендә гаилә кыйммәтләре» мәсьәләсе күтәрелде. Әлеге тема белән Наилә Җиһаншина чыгыш ясады, шулай ук катнашучылар арасында теләп фикер белдерүчеләр дә булды.
Хатын-кызлар җыелган җирдә гаилә турында сөйләшмичә мөмкин түгел. Мин инде әлеге фикерне берничә тапкыр кабатлыйм: гаилә тотрыклылыгы, бәхете 95 процентка хатын-кыздан тора. Без шуны истә тотып яшәсәк, гаиләләребез нык булыр. Монда мин берничә сорау куйдым – гаилә булдырыр өчен нәрсә эшләргә кирәк, бүгенге көндә аерылышуларның төп сәбәпләре нинди, яшьләр нигә гаилә корырга ашыкмый?
Бүгенге көндә иң зур проблемаларның берсе – ялгызлар проблемасы. Кеше ялгыз булгач, ул беркайчан да «менә мин ялгыз, миңа авыр» дип чыгып әйтми. Андый сүз ишеткәнегез юк. Алар үз авырлыкларын йөрәкләренә сыйдыралар да шуның белән яшиләр. Парлы кеше, әлбәттә, бәхетле кеше – яныңда сине саклап, яклап йөртергә кеше булса, ул бәхет. Без хәзер яшьләр турында сөйлибез: бала тудыра торган яшьтәге кызларыбыз, егетләребез турында. Әйдәгез, аларны кайгыртыйк!
Мин барысы турында да әйтә алмыйм, чөнки белмим, шәхсән миңа, безгә ярдәм сорап килүчеләр турында сөйлисем килә. Безгә тәрбияле, тәүфыйклы егетләр килә, машинасы, торырга өе бар, аракы эчми, бөтен әйбере бар – өйләнергә кыз юк. Кызлар кая соң?! Менә монда, залда утыручылар беләләр инде кызларның кая икәнен. Мин һәрвакыт җыеннарда әйтеп киләм – районнарда гаилә кору үзәкләрен актив эшләтеп җибәрик. Алар сездә бар, әмма мәчеттә укыткач, сез – укыту белән эшебез җитеп тора, дип уйлыйсыз, үзегезгә разый буласыз, ул эшкә генә разый булмагыз. Барысы да үзе мәчеткә килми бит, мәчеткә өлгергән кешеләр генә килә. Кемнеңдер проблемасы бар, кемдер «әти-әниемә яхшылык эшлим» дип килә, ләкин күпләрнең ул яшьтә әле сәбәпләре булмый, ә сәбәп булмагач, ул мәчеткә килә белми.
Мәчет яныннан узганда, яшьләр «олыгайгач, картайгач килермен» дип уйлый. Шуңа күрә без үзебез мәчеттән чыгыйк, без мәчеттән халык арасына чыгарга тиеш. Биредә күп районнарның лидерлары, беренче хуҗабикәләре, абыстайлар утыра. Сезнең райондашларыгыз сезгә ышана, алар сезнең сүзегезгә колак сала. Яшьләр бит әле рухи якны кайгыртмый, алар дөнья куа – аларга йорт, машина кирәк. Шуңа күрә сез үзегез алар янына барырга тиеш. Шулай эшләсәк, нәтиҗәсе һичшиксез булачак.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Кияүгә чыккач, хатын-кызлар ирне бик тиз бөкли»
Менә миңа еш кына яшь гаиләләр киңәшләшергә киләләр. Яшь кенә бер кыз килде дә: «Минем ирем чүп түкми, аш пешерми, миңа шушы, шушы эшне эшләргә булышмый», – ди. Үз иреннән хатын-кыз эшләрен эшләтергә тели. Мин инде әйтәм: «Син бу ир белән озак яши алмассың, тиздән аерыласыз», – димен. Ул шаккатып: «Ничек инде аерылабыз?» – ди. Мин: «Ул сиңа түзми, ташлап китә, башка хатын таба, хатыннар күп хәзер», – дим.
Кияүгә чыккач, хатын-кызлар ирне бик тиз бөклиләр, хатын-кыз эшләренә кертеп куялар, шул ук вакытта ул ир әле көчле зат та булырга тиеш. Без көчсезләрне яратмыйбыз: ул бөтен эшләрне дә алып барырга, шул ук вакытта кухняда аш та пешерергә тиеш. Әлеге кыз: «Ничек инде, мин эштән кайттым, ул аш пешермәгән», – ди. Мин моны китаптан укып сөйләмим, тормыштан, кешеләр белән аралашкан тарихларны, ишеткәнемне, үз күзләрем белән күргәнне сөйлим.
Безгә кыз балаларны дөрес тәрбияләү бик мөһим. Булды замана – европалаштык, дөньяви булдык, «современный» булырга тырыштык, «хатын-кызлар белән ир-атлар бертигез» дип әйттек. Ә тигезлек бармы соң? Безгә бит үзебез белән бертигез булган, көчсезләр кирәк түгел, яныбызда көчле булган ир-ат кирәк. Ә алайса ник аны үзең янына куеп тигезлисең, тигезләмә!
Күптән түгел генә бер хатын-кыз килде, кавышканнарына 8 ай, «менә мине кайнанам яратмый» ди: «Ирем өйдә нәрсә булганны әнисенә шалтыратып сөйли, ә кайнана мине әрли, безне аерырга тели», – ди. Мин инде: «Нәрсә өчен, син аның нәрсә сөйләгәнен ишеткәнең бармы?» – дим. «Ишетәм, ул идәнне юа да, шалтыратып: «Менә, әни, идән юдым», – дип сөйли ди. Моның белән бит инде ул ирнең әнисенә инфаркт ясый! «Син болай тиздән кайнанаңны үтерәсең», – дим. Ул: «Ничек инде үтерәм?!» – ди. «Ник син аннан идән юдырасың?» – дим. «Без бит икебез дә эшлибез, эштән кайтабыз да, мин – кухняга, ул идән юа», – ди.
Монда кайнана хаклы. Ул улын жәлләп, яратып, бу хатыннан аерырга тырыша, андый килен беркемгә дә кирәк түгел. Мин инде аңа әйттем: «Менә аның чүпрәген кулыннан ал да, үзең идәннәрне юып чык, шуннан соң аның сөйләргә сүзе калмый, кайнанаң да сиңа ачуланмый», – дидем. Кайнанасы белән дә аралаштык, хәзер инде шушы барлык киңәшләрдән соң карыйм – бәхетлеләр, алар яши.
Менә, кызлар, шушы вак, нечкә ситуацияләр гаиләне бетерә бит, бер карасаң, әллә ни проблема да түгел. Ләкин яшьләр шулар аркасында яшәп китә алмый. Алар 8 айдан аерыла иде инде, аннары ул егет тә, анасы да гаепле калыр иде, хатыны «ул гаиләгә кысылды» дияр иде. Менә шундый ситуацияләр булмасын өчен, кызларга дөрес тәрбия бирергә кирәк.
Аерылганнар белән дә эшләргә кирәк. Мөселман ир-атлары килә, үзе аерылган, 3-4 баласы бар, «миңа яшь кыз кирәк» диләр. Яшь кызны ничек андыйга бирәсең инде. Аерылган булса, балалы хатын алсын, аның да баласы, моның да баласы килә ала, ике якка да әйбәт була.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«13 ел бер авыр сүз әйтмичә түздем»
Әниләрдән бик күп әйбер тора. Улым дини гаиләдә, дини мохиттә үсте, мәчеттә укыды. Институтны бетергәч, Америкага китте. Бик кадерле, бик булган улым шунда испан кызына өйләнде. Уйлап карагыз әле, минем йөрәгемнән кан тамды. Ул вакытта миңа бик каты авыр булды, хәзер болар кайттылар, иптәшем белән машинада каршы алырга барганда, икебезгә дә инфаркт була язды. Яраткан улым шулай итеп өйләнеп кайтты, баштан чит илдә тордылар, аннары соң Казанга күченеп кайттылар. Инде 13 ел Казанда торалар, мин бер авыр сүз әйтмичә түздем. Хәзер миннән әйбәт дәү әни, миннән дә әйбәт әни юк. Киленем миңа «дәү әни» дип эндәшә. Шуңа күрә өйдә олы кеше түзем булса, балаңның, улыңның гаиләсен саклап кала аласың, – дип үз тарихы белән бүлеште Кадрия абыстай.
Балаңны яраткан кешеңнән аерсаң, ул аннары гомере буе аңа охшаганны эзли. Бик күп егетләрне карыйм – эзлиләр, эзлиләр, сайланалар. Аннары сорыйм: «Нәрсә ошамый?» – дип. Үзе дә белми нәрсә ошамаганы. «Беренче мәхәббәтең нинди кыяфәттә иде», – дип сорыйм. Күрсәтә дә, «шуңа охшаганны эзлим» ди. Аң төпкелендә ул һаман да шуны эзли. Бу – бик четрекле мәсьәлә, әлеге әйберне истә тотсак иде, – дип уртаклашты Наилә Җиһаншина.
«Хәзер кызларны дөрес тәрбияләмибез»
Мин «ВКонтакте» социаль челтәрендә төрле төркемдә чыккан язмаларны карап, үземчә анализлап барам. Бүгенге көндә иң зур проблема – хатын-кызлар кызларын дөрес тәрбияләми. Егет ягы кызның әнисен гаепли, өйләндергәннәр – кыз ягын. «Кияүгә баргач сез хезмәтче түгел», – дибез. Беркөнне укыдым, бер яшь кыз язган: «Ул көне буе эштә була, кайткач, миңа булышмый», – дигән. «Бала багарга булышмый», – ди. Киңәш сорый, киңәш бирүчеләр яза «аерыл» дип. «Син аңа гомер буе хезмәтче булып яшәячәксең, аерыл да квартирның яртысын бүлеп ал, алимент ал да икенче егеткә кияүгә чык», – ди. Бу нинди киңәш инде?! – дип уй-фикерләре белән бүлеште Раилә абыстай.
Әлеге сүзләрдән соң залда: «Кайнаналар клубы кирәк!» – дигән фикер яңгырады. Моның белән күпләр килеште.
Кайнаналар белән яшәү авыр, кызлар. Мин аны үзем дә беләм. Күп еллар инде шушы нәтиҗәгә киләм: кызның әнисе – һәрвакыт губернатор, гаиләдә аның фикере төп. Минем әни генә яхшылык тели, бар нәрсәне эшли, ди, ә ирнең әнисе артта кала. Шуңа күрә сез дә ике әни бертигез икәнлеген искә төшереп торыгыз. Әгәр яулык алсаң, икене алырга тиешсең, матур сүзләр әйтсәң, икесенә дә әйт. Ике кодагый дус булса, бөтенләй гармония була инде, – диде Наилә Җиһаншина.
Кайнаналар клубының функцияләре һәм эшләү шартлары әлегә хәл ителеп бетмәде. Бәлки, киләчәктә әлеге клубның эшчәнлеге турында ишетербез.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Форум барышында шулай ук мөслимәләр җәмгыятьтә очраша торган көнүзәк мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. Форум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков