«Туган көненә «бүләк» – Раяз Фасыйховның улы белән күңелсез хәл булган
Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйховның улы күңелсез хәлгә юлыккан – кулын бик каты имгәткән. Рамазанга укырга гипс белән йөрергә туры киләчәк. Өстәвенә, бу хәл Рамазанның туган көнендә булган.
«Безнең Рамазанның кичә туган көне булды: 14 яшь тулды. Һәм ул үзенә бүләк ясады – гипс! Гипс! Бик яхшы гына футбол уйнаганнар кичә. Сынмаган, Аллаһка шөкер, имгәнгән генә. Мәктәпкә шулай йөри торган буласың инде хәзер, и улым», – ди Раяз Фасыйхов Рамазанга.
Рамазанның кәефе артык төшмәгән бугай. «Менә шулай инде», – дип елмая ул.
Рамазанның тизрәк сихәтләнүен теләп калабыз.