ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

26 августка һава торышы һәм ай календаре

0

26 августта Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән бераз яңгыр явачак, кайбер районнарда яшенле яңгыр, урыны белән боз яварга мөмкин. Көндез явым-төшемнәрсез. Көньяк-көнбатыштан 6-11 метр, төнлә 15-20 метр, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +18..+23˚ градус.

Үсүче ай, ай үлчәү йолдызлыгында.

Сугару һәм сыек ашламалар сибү өчен уңайлы вакыт түгел. Күпьеллык чәчәкләр һәм дару үләннәре утырту, ашлау, аерып күчереп утырту өчен уңай көн. Иртә кыраулардан саклау өчен дәлия чәчәкләренең тамыр төпләренә туфрак өяргә кирәк. Кура җиләгенең уңыш биреп бетергән ботакларын кисәргә була.