ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Помидорлар шиңсә, нишләргә?

0

Мәскәү Бакчачылар берлеге рәисе, агроном Андрей Туманов сүзләренчә, помидорлар шиңү сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Бу хакта «Аргументы и Факты» яза.

Аю чикерткә

Помидорлар шиңүнең иң киң таралган сәбәпләренең берсе – аю чикерткә (медведка) булырга мөмкин. Бу зур бөҗәк җир астында яши, төнлә өскә чыга һәм еш кына үсемлекләрнең тамыр системасын боза, бу исә аларның кинәт шиңүенә китерә.

Аю чикерткәне табу шактый җиңел. Туфракта диаметры 1-2 см булган оялар барлыкка киләчәк, яңгырдан яки су сипкәннән соң җир астында юллар салынганлыгы күренә. Кич белән чәрелдәү тавышларын да ишетергә мөмкин.

Көрәш ысуллары

  • Агулы химикатлар. Бакчачылык кибетләрендә табарга була, әмма препаратлар составы экологик игенчелек тарафдарларында сораулар тудырырга мөмкин.
  • Халык чаралары. Аю чикерткә юлларына керосин, май, кайнар су, кер юу порошогы салалар. Әмма боларның файдасы шикле.
  • Куркыта торган үсемлекләр: бәрхет чәчәләр, зирек, календула.

Май коңгызы (хрущ) личинкалары

Тагын бер киң таралган корткыч – май коңгызы личинкасы. Туфракта 3-4 ел яши һәм теләсә нинди культураның, шул исәптән томатларның тамырларын актив ашый.

Май коңгызы личинкасы һөҗүм итүен ничек аңларга? Эксперт сүзләренчә, моны эшләү шактый катлаулы. Әмма симптомнарның берсе – корылык яки авыру билгеләре булмаган хәлдә үсемлек кинәт шиңә.

Көрәш ысуллары

  • Туфракны казу. Җәй көне личинкалар өскәрәк күтәрелә. Аларны табарга һәм юк итәргә мөмкин.
  • Куркытучы үсемлекләр.
  • Мүлчәләү. Агач йомычкасы, салам, агач кабыклары ана кортларга күкәй салуны кыенлаштыра.
  • Агулы химикатлар.

Йомры суалчаннар

Йомры суалчаннар гадәттә теплицаларда үсә торган томатларны зарарлый. Алар үсемлекнең тамырларына зарар китереп, туклануын бозалар.

Кызганычка, йомры суалчаннарны табу кыен. Куаклар көндез, бигрәк тә кояш карап торганда корый, ә кичкә таба тернәкләнә. 1-2 атнадан соң туфрактан ак яки яшькелт төстәге деформацияләнгән, кабарынган тамырлар чыга башлый. Тамырларында юанайган урыннар һәм үсентеләр барлыкка килә.

Көрәш ысуллары

  • Зарарланган үсемлекләрне юк итү.
  • 1 метр радиустагы күрше үсентеләрне дә юк итү.
  • Туфракны кайнар су белән эшкәртү.
  • Чәчү әйләнеше һәм профилактика. Томатларны ел саен бер урынга утыртмагыз.

Бәлки, эш агротехникададыр

«Туфракны әзерләгән вакытта да хаталар җибәрелгән булырга мөмкин. Әгәр кеше бакча белән яңа гына шөгыльләнә башлаган икән, ул туфракны дөрес әзерләмәскә, үз төбәге өчен яраксыз сорт сайларга яки помидорларны артык куе утыртырга мөмкин. Томатлар артык җылыдан, теплица начар җилләтелүдән яки хәтта су сибү режимы дөрес булмаганлыктан да шиңәргә мөмкин», – ди агроном.