1 сентябрдән хезмәт хакы түләү кагыйдәләре үзгәрә
Быел сентябрьдән хезмәт өлкәсе буенча кайбер үзгәрешләр гамәлгә керәчәк, дип белдерде депутат Алексей Говырин RT каналына биргән әңгәмәсендә.
«Хезмәткәрләр өчен төп яңалык – төнге сменалар өчен түләү кагыйдәләре үзгәрә. Хәзер минималь өстәмә федераль дәрәҗәдә беркетелде: сәгатьлек тариф ставкасынан яисә окладның 1 сәгать өчен исәпләнгән өлешенең кимендә 20%ы күләмендә булырга тиеш», – диде ул. Бу турыда РИА Новости яза.
Сәясәтченең сүзләренә караганда, бу – барлык хезмәткәрләр өчен уртак түбән планканы тигезләргә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, уртача хезмәт хакын исәпләү тәртибендә дә җитди үзгәрешләр була: яңа документка ял акчасын, командировкалар өчен түләүләрне һәм чыгару («выходное») пособиеcын исәпләгәндә кертелергә тиешле түләүләрнең аерым исемлекләре өстәлгән.
Говырин искәрткәнчә, әлеге яңа документ 2007 елдан бирле гамәлдә булган карарны алыштыра.