ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Юмор остасы Фәрит Галиев: «Мин әни белән генә үстем, 15 яшьтә өйдән чыгып киттем»

0

«Сәхнәдә үземне икенче яктан күрсәтергә туры килә»

Фәрит, сез – бик шаян, җор телле, юмор хисенә бай артист. Бу сыйфатлар кешегә тумыштан биреләме, әллә инде аларны үзеңдә тәрбияләп буламы?

Мин үзем турында, кечкенә чактан ук күп сөйләшә, бөтен чараларда катнашып йөри торган бала идем, дип әйтә алмыйм. Мәктәптә укыганда бер генә концертта катнашканымны да хәтерләмим. Мин – тормышта оялчан, читенсенә торган кеше. Ләкин халык мәҗлесләргә синең оялып торганыңны карарга дип килми бит. Сәхнәдә үземне икенче яктан күрсәтергә туры килә. Шуңа, күпмедер дәрәҗәдә үземдә бу сыйфатларны тәрбияләгәнмен, дип әйтергә буладыр.

Мин, гомумән, сөйләм осталыгына укыган кеше түгел, музыкаль белемем генә бар. Сәхнәгә баян белән чыга башлап, әкренләп сөйли дә башладым. Чөнки эшләп карамыйча, китап укып кына бер эшне дә өйрәнеп булмый.

Сәхнәдә үзегезне уңайлы хис итәсезме?

Һәр чыгышым алдыннан бик каты борчылам. Сөйләп бетерә алырмынмы, дип түгел, кеше ошатырмы, кызык булырмы икән, дип. Концертлар барышында берничә «выход» була. Беренчесендә үк җылы кабул итәләр икән, борчылу хисе китә дә, рәхәтләнеп эшлисең.

Татарда юмор осталары аз. Булганнары да эстрадага күчеп бара.

Хәзер бит юмористик стильдәге концерт куючылар да берничә генә. Яшьләр стендапка күчкән булып кыланалар. Андый юмор исә яшьләр өчен генә, алар өлкән буынга бөтенләй бармый.

Азмы-күпме сөйли белүчеләр барысы да алып баруга күчеп бетте, барысы да «банкетщик». Махсус концертлар оештырсалар, бәлки, юмор осталары да артып китәр иде. Ә болай сөйли белсәң дә, мәсәлән, «Мунча ташы»на алалармы әле сине, юкмы. Сөйли белеп кенә сәхнәгә менә алмыйсың. Элек «Юмор-шоу»лар бар иде, барлык юмор осталарын җыеп, «солянка» кебек концертлар эшлиләр иде. Алар булмагач, артистларның аерым гына юмор белән шөгыльләнергә теләкләре юк.

Юморны язганда, нинди темаларны читләп үтәсез?

Дингә кагылмыйм. Хәзер сәясәтне дә читләп үтәм. Сәясәтне яратам мин үзем, әмма законнар үзгәреп тора, барысын да аңлап бетереп булмый. Тормышта булган вакыйгалар, кешеләрнең үз тормышыннан алынган актуаль темаларга язудан да яхшысы юк.

Шулай ук яшьләр темасын күтәрмим, дөресен әйткәндә, аларның нәрсә белән сулаганын да аңламыйм.

Нинди теманы халык яратып кабул итәчәген тоемларга да кирәк бит әле.

Барыбыз да бер илдә яшибез бит, бер үк система, бер үк ритмда. Халык яз-җәй авылга кайта. Бу вакытта авыл темасына сөйләп аласың. Кыш көне кар күп яуса, карны «манчыйсың» инде. Яумаса да, «яумады» дип, кызык чыгарасың. Темалар – тирә-ягыбызда, урамга гына чыгарга кирәк.

Сезнең юморның кемгә дә булса авыр ситуацияләрдән чыгарга булышканы бармы?

Мин гадәттә, кемгә дә булса авыр икәнен күрәм икән, юморга күчмим. Авыр чагында беркемнең дә көләсе килми. Юмор хисе күңелдән дә тора. Монда хәзер психологиягә кереп китәсе була, ә мин ул теманы бөтенләй яратыйм (көлә).

Дусларның берәр нәрсәгә зарланганын ишетсәм, юмор белән җавап кайтарам мин аларга. «Әй, ярый шулай булмаган әле, шулай ук булса, бөтенләй коточкыч булыр иде», – дип, кәефләрен күтәрергә тырышам.

Шулай-шулай ярдәм иттем дип, ниндидер зур вакыйгаларны аерып әйтә алмыйм. Мин күп әйберне бик тиз онытам, тиз онытучан кешемен. Үпкәләтсәләр дә, үпкә саклап йөрмим. Матур, рәхәт вакыйгалар да исемдә тормый. Бергә үскән дус егетләр: «Фәрит, шул вакытта шулай иткән идек, шулай итеп утырган идек», – дип сөйли башлыйлар да: «Кайлардан хәтерлисез соң сез боларның барысын да?» – дим. Алар сөйләгәннәрдән генә әкрен-әкрен искә төшә. Кайберләре бөтенләй искә төшерми. «Неужели шулай булды инде», – дим. Минем башымда мәҗлесләр буенча мәгълүмат күп, күз алдымнан күпме кеше үтә. Исемдә иң кирәкле мәгълүмат кына кала. Бөтен әйберне хәтердә тотсаң, ул баш шартларга тиештер. Әйе, рәхәт булды да онытылды. Чөнки аның артыннан икенче рәхәте, икенче кызыгы килә.

«Киләчәктә зур үрләргә менәрбез, дигән максат белән эшләдек»

Сезнең «Рәвешләр» театры уңышлы гына эшләп килде. Аның оешу тарихын сөйләгез әле.

Ул вакытта без «Барс Медиа» компаниясендә эшли идек. Әбри Хәбриев белән икәү номерлар куя башладык, «Юмор-шоу»лар оештырдык. «Рәвешләр» юмор театры да шул чорда барлыкка килде. Калган егетләр дә үзләренең тәкъдимнәре белән чыктылар. Берничә номер барлыкка килгәч, нигә әле безгә концерт куеп карамаска, дигән фикергә килдек. Эшләдек-эшләдек тә, бардык-бардык та, сиздермичә генә таралышып беттек.

Әлеге театр белән куйган максатларыгызга ирешә алдыгызмы?

Башлаганда, бөтен эшне дә азагына хәтле бик яхшы итеп эшләп бетерергә, дигән максат белән башлыйсың. Ремонтны да ярты юлда туктатам дип башламыйсың. Нәтиҗәсен күрәсе, аңа сокланасы килә. «Рәвешләр» очрагында да, бәлки, киләчәктә зур үрләргә менәрбез, дигән ният белән эшләдек.

Сезгә аяк чалырга теләүчеләр дә күп булган, дип ишеткәнем бар.

Шәхсән минем егылганым булмады, Аллаһка шөкер (көлә). Теләсә кайсы эштә сине тәнкыйтьләүче дә, сокланып караучы да була. Эшнең бармавы да, уңышка ирешүе дә кешенең үзеннән тора. Каядыр ялкаулык көчле булып чыгарга, нәрсәдер эшләнеп бетмәскә мөмкин.

Җиңел генә барса да, эшнең тәме булмый. Киртәләр аша узганда «шулай тырыштык», «шулай итеп җиңдек» дип, рәхәтен тоя башлыйсың. Төрле чаклар булгандыр, ләкин, безгә махсус аяк чалучылар булган иде, дип, һич кенә дә әйтә алмыйм.

«Рәвешләр»дәге сәхнәдәшләрегез белән дустанә мөнәсәбәттә калдыгызмы?

Әйе, аралашып торабыз. Дөрес, төрлебез төрле якка таралыштык, барыбызны да тормыш мәшәкате басты.

Яшь чакта, гаиләң булганчы, гастрольләрдә рәхәтләнеп йөрисең ул. Ә менә тормыш коргач, артист тормышына башкачарак карый башлыйсың.

«Миңа тере аралашу, тамашачыны күреп чыгыш ясау кирәк»

Туйлар-бәйрәмнәр шундый күп хәзер, алып баручыларга да, җырчыларга да җитә. Күпчелек җырчылар да хәзер үзләрен бу өлкәдә сынап карый.

Элек алып баручылар берничә генә иде, чөнки халык мәҗлесләрне кафеда уздырмады. Мәсәлән, мин өйләнгән чорда кафелар бөтенләй юк иде. Тормыш иптәшем белән без туйны СПТУ ашханәсендә үткәрдек. Ә хәзер кафе өстендә кафе. Күптән түгел бер ир-ат: «Мин, Фәрит, тавык сатып алсам да мәҗлес оештырам. Син бик күңелле кеше икәнсең», – дип, контактларымны алды. Менә шулай бәйрәмнәр күп булгач, алып баручылары да күбәя инде аның. Ихтыяҗ барлыгын күрәләр дә, аз гына сөйли белгәне дә алып баручы булып кереп китә. Эшләсеннәр, барыбызга да эш җитәрлек. Җырчыларның да, килеп, 2 җыр гына башкарулары, бәлки, үзләренә дә кызык түгелдер. Бәлки, 5-6 сәгать сөйләп, арасында җырлап та эшлиселәре киләдер (көлә). Үзем җырчы булсам, мәҗлескә килеп җырлап кына китәр идем. Җырчыларга нәрсәгәдер ул алып баручы эше – аңлый алмыйм.

Фото: © Фәрит Галиев архивыннан

Халыкның да мөмкинлеге бар инде, димәк. Мәҗлесләр үткәрү очсыз түгел бит.

Халыкның мөмкинлеге бар, дип уйламыйм мин. Хәзер шулай «заведено», шундый гадәт кереп китте. «Бу уздырды бит, ә нигә әле миңа да уздырмаска», – дип тә уйларга мөмкиннәр. Кешенең кесәсәенә кереп карап булмый. Бәлки, бер тиен акчасы юктыр, тик ул мәҗлес үткәрә. Шул ук вакытта акчасы ташып торган кеше мәҗлесләрне бөтенләй үткәрмәскә мөмкин.

Бәби ашын да, Коръән ашларын да кафеда уздыралар хәзер. Рәхәт бит. Өйдә кунак җыясы булсаң, 2 тапкыр өйне генә җыештырырга кирәк. Башта – кунак килгәнче, аннан – кунак киткәч. Ә монда кулыңны селтәп киләсең, акчаңны түлисең дә, кулыңны селтәп кайтып китәсең.

Сез төрле җирләрдә эшлисез. Төрле район халкы һәм аларның бәйрәм итү үзенчәлекләре турында сөйләгез әле?

Баянда уйнагач, мин үзем үзенчәлекне музыкаль яктан күрәм. Кайбер якларда халыкка бары тик баян кирәк. «Фәрит, баяныңны чыгар, бары тик баян белән генә эшләсәң дә була», – дип әйтәләр. Әтнә, Арча, Биектау якларында «Эх, алмагачлары» белән башлап, бөтен мәҗлесне шул көй белән эшләп чыгарга мөмкинсең.

Фото: © Фәрит Галиев архивыннан

Районлап кына аеру да дөрес түгел. Үзенчәлекләр нәселдән, кешенең үзеннән дә тора. Шул ук Биектауда кунаклар тыныч утырган мәҗлесләр булырга мөмкин. Гөрләшеп, сиңа алып барырга булышып, актив катнашып утыручылары да була.

Мин кешене уеннар белән артык азапламыйм. Кунаклар синең белән чын күңелдән сөйләшеп, син аларның сүзеннән кызык ясап, импровизация белән уздырган мәҗлестән дә яхшысы юк.

Ә менә төрле өлкәләр буенча мәҗлесләр бик нык аерыла дип әйтергә була. Мәсәлән, Пермьдә – бер, Башкортстанда бөтенләй икенче төрле традицияләр. Нижгар өлкәсендә 6-7 сәгатьлек мәҗлеснең бер 5 сәгате баянга җырлап үтә.

Үзегез кайсы район кешеләрен күбрәк яратасыз?

Аерып әйтә алмыйм. Әмма минем төп аудитория ул – районнар. Казанда бик сирәк эшлим. Үзем дә гади бәйрәмнәрне яратам. Концерт форматындагы мәҗлесләргә дә эләккәнем бар. Сине алып баручы итеп чакыралар һәм, өстәп, 86 җырчы чакыралар. Аларда үземне уңайлы хис итмим. Синең эшең шул җырчыларны игълан итүгә кайтып кала, эшләмәгән дә сыман буласың. Рәхәтләнеп халык белән аралаша алмыйсың, азрак кәеф төшә.

«И, матур булды бу, Аллаһка шөкер. Күңелле итеп уздырып җибәрдем», – дигән уйлар белән кайтсаң, ахырдан сиңа рәхмәтләрен әйтеп, күчтәнәчләрен биреп озатсалар, бөтенләй эйфория була. Дөрес, безнең халык ошатмаса да: «Молодец, әйбәт булды бу, Фәрит», – дип калырга мөмкин. «Начар булды», – дип, берәү дә әйтми. Үзебез дә шулай инде. Үзем дә, мәсәлән, ремонт эшләре башкарганда, кеше чакырып: «Рәхмәт, әйбәт булды», – дип җибәрә, кабат аның эшен башка эшчедән төзәттерә алам.

Кешенең күңелен төшерә, турыдан бәреп әйтә торган кеше түгел инде сез, алайса.

Турысын мин бик ачуымны чыгарсалар гына әйтәм.

Татар радиосы рекламаларында сезнен тавышмы ул? Ни өчен рекламаны гына тавышландырасыз? Тапшыру алып барырга дигән тәкъдимнәр булдымы?

Рекламалар яздырам, әйе. Элек «Арча» радиосында эшләгән идем. Соңгы вакытта теле-радиотапшырулар алып барырга дигән тәкъдимнәр күп килә. Әлегә ризалык бирмәдем, бәлки, көзгә уйлап бетерермен. Кешегә вәгъдә бирәсең икән, иртәгә үк тотып эшли башларга кирәк була. Җәй көне мәҗлесләр дә, өй тирәсендә дә эшләр күп. Шуның белән бераз гына чигереп тордым. Әйтәм бит, бик оялчан кеше мин. Андый тәкъдимнәргә ризалашыр алдыннан озаклап уйлыйм.

Аннан мин телевидениедә төшәргә яратмыйм. Миңа тере аралашу, тамашачыны күреп чыгыш ясау кирәк.

Баянчы да, юмор остасы да булгач, планканы башка алып баручыларга караганда югарырак куясыздыр.

Бөтен кешенең дә үз стиле була. Үзем турында планканы югары куям дип әйтә алмыйм. Миннән дә яхшырак алып баручылар бар. Мине баянга укытканнар, сөйләргә өйрәндек. Музыкаль белемең булгач, колагыңа аю басмаган булса, болай да җырлыйсың инде ул. Шуңа да үземне әллә нинди зур җырчы дип санамыйм. Мин – баянчы һәм алып баручы. Кирәк чакта баян тотып уйный белү бик уңайлы. Белгәч, нигә жәлләп торырга. Баянсыз бер мәҗлескә дә чыгып киткәнем юк. Элекке замандагы шикелле аппаратурасыз, баян белән генә дә чакырганнары да бар. Андый очракларда икенче көнне тавышсыз утырасың инде.

Мәҗлесләрдә программа килгән кунакларга җайлаштырылып үзгәрә аламы? Нинди аудиториягә килеп керүегезне нәрсәдән аңлыйсыз?

Туй, мәҗлесләр алдыннан юбиляр яки кияү кәләш белән очрашып, бәйрәмне ничек уздыру турында сөйләшәбез. План төзеп куябыз. Гадәттә, башлап җибәреп, халык белән бераз аралашып алуга ук бу мәҗлескә нәрсә кирәген аңлап алам. Мәҗлес үзе план буенча бара. Ә менә арасында сөйли торган әйберләрне, уеннарны аудиториягә карап оештырам. Бер уенсыз гына узган мәҗлесләр дә бар. Торгызырга кирәкме бу кешене, юкмы, күзенә карау белән күренә ул. Теләмәгән кешене ирексезләп чыгаруны кирәк санамыйм.

«Минем «ботан» бик акыллы»

Сезнең бик кызык «ботан» образыгыз бар. Аның прототибы бармы? Каян уйлап таптыгыз ул образны?

Аның прототибы юк, мин аны бер кешедән дә күчермәдем. Бервакыт мине Казанда берничә егет баянда уйнарга чакырды. Мин – авыл малае, баянчы. Ә тегеләр барысы да «текә» инде, шәһәр егетләре. Шулар арасында үземне «ботан» итеп хис иттем. Мин ак булсам, тегеләр кара кебек иде янәшәмдә, шундый кискен аерма күренде. Кайткач, нигә әле миңа «ботан» образын булдырмаска, дигән фикергә килдем. 2006-2007 елларда ук эшләнгән образ бу. Ул вакытта «Мунча ташы»нда да юк иде әле андый «ботан»нар.

Бу образ белән шәхесемне түбәнсетәм, дип санамыйсызмы? Ул образны яратасызмы сез?

Мин ул образны яратам, Аллаһка шөкер. Аны халык та ярата, банкетларда һәрвакыт чыгарам мин аны. «Ботан» да әкренләп картая инде, үзем белән бергә.

Сезнең «ботан» нинди ул? Ни өчен ул акыллы кыяфәтле, шул ук вакытта юләр сыман тоела?

Юк-юк, минем аны юләр итеп чыгарганым юк. Минем «ботан» бик акыллы ул (көлә). Бик акыллы фикерләр чыга аннан. Сез аны шулай итеп күрәсез, чөнки аның үз-үзен тотышы шундый. «Ботан»нар – укымышлы кешеләр, мәктәптәге отличниклардан да һәрвакыт көлә торган идек бит. Минем «ботан»ның да «юләрский» стильдәге җырлары килеп чыга, әмма алар халык тарафыннан яхшырак кабул ителә. Артык акыллы итеп язсаң, кеше аңлап бетермәскә мөмкин.

«Балаларга әйткән сүзләрен үтәргә кушам»

Гаиләдә дә гел шаярышып-көлешеп кенә яшисездер сез. Тормыш иптәшегез дә сезнең белән бер дулкындамы?

Минем тормыш иптәшем бик яхшы кеше. Сәхнәгә чыксам да, башка эшкә алынсам да, миңа һәрдаим: «Булдырасың син аны, эшлә», – дип терәк булып, көч биреп торучы. Шул ук вакытта хатыным тормышны тотып торучы. Минем бит өйгә кайтып кергән юк, гел юлда. Балалар тәрбияләү дә аның өстендә. Минем өчен иң мөһиме – балаларым сау-сәламәт булсын һәм гаиләмдә тынычлык булсын. Тормыш иптәшемә һәм балаларыма уңайлы шартлар тудыру – минем бурыч.

Балаларны тормыш итү өчен дөрес тәрбияли алырбызмы, дип тә борчылам. «Фәрит, нигә өченчегә бармыйсыз?» – дип еш сорыйлар бездән. Тормыш иптәшем белән бу уңайдан фикеребез бер: менә шушы икесен кеше итеп, дөрес тәрбияләп булса, бик кәнәгать булыр идек. Сеңлем – 4 бала әнисе. «Абый, бездән калышмагыз», – ди алар да безгә. «Сеңлем, сез 4 баланы үстерегез, ә безгә шушы икесе җитә», – дим. Аларны тудыру, үстерү белән генә түгел бит әле ул. Беребез дә мәңгелек түгел. Алар бездән соң да дөрес, матур итеп тормыш алып бара белергә тиешләр.

Фото: © Фәрит Галиев архивыннан

Балалар нәкъ менә әтиләреннән нинди үгет-нәсыйхәтләр ишетәләр?

Әйткән сүзләрен үтәргә кушам. «Әти, хәзер алып куям», – ди дә малай, эшләми. «Син «эшлим» дип әйттең дә эшләмәдең», – дим. Минем иң яратмаган әйберем – кешенең «ярар» дип әйтеп, фикерен үзгәртеп, эшләмәве. Вәгъдә иткәнсең икән, сәламәтлегең мөмкинлек бирә икән, теләсә ничек башкарырга тиешсең син ул эшне. Мин үзем кешегә «ярар» дип әйтеп, эшли алмаганда бик борчылам. Җаваплы булырга, әйткән сүземдә торырга тырышам. Балаларны да шулай итеп тәрбиялим. Әйткән сүзендә торган кешенең тормышы да икенче төрлерәк бара аның.

Бәләкәйдән шулай тәрбияләгәннәрдер сезнең үзегезне дә.

Мин әни белән генә үстем. Тәрбияне безгә ул заманда конкрет бирәләр иде. Әбиләр: «Улым, син булдырасың, әйдә тегесен, монысын эшләп бир», – дип эшләтеп үстерделәр. Ә баянга әни: «Бер башлагач, тәмамларга кирәк. Кеше эшләгән эш кенә җиңел булып тоела ул», – дип, мәҗбүриләп укытты.

Мин – 15 яшьтә өйдән чыгып киткән кеше. Арчага педучилищега укырга кердем. Балтач белән Арча арасы 40 чакрым. Гадәттә, студентлар атнасына икешәр кайтып киләләр өйләренә. Ә мин чыгып киттем дә, 1 ай тирәсе кайтмадым. Әни килеп: «Син нәрсә, малай, бездән туйдыңмы әллә?» – дип алып кайтып китте.

Ирекнең тәмен тойдыгызмы?

Белмим, ирекне тою булдымы ул. Алай дисәң, әллә нәрсә эшләп тә йөрмәдем.

Ничә яшьтә әтисез калдыгыз?

Миңа 11 яшь иде. Әти фаҗигале төстә китеп барды, авариягә очрады. Гомер буе дальнобойщик булып эшләде. Без дә әтине бик сирәк, мәсәлән, айга 1 генә күрә идек.

Аны югалтуны авыр кичердегезме?

Ул вакытта без бала гына бит әле, ныгытып аңлап та бетермәгәнбездер. Бала-чаганың уенчыгы ватылса да, бер елап ала да, оныта ул аны. Ә менә үсә төшкәч, үз тормышымны кора башлагач, әтинең юклыгы сизелә башлады. Киңәшләр сорыйсы килә, ә янәшәмдә андый кеше юк. Соңрак әни икенче тапкыр тормышка чыкты. Безнең янәшәдә «абый» барлыкка килде. Бүгенге көндә аның белән матур гына гомер итеп яталар.

Үги әтиегез белән мөнәсәбәтләрегез әйбәт булдымы?

Әйе, хәзер ул безнең гаилә әгъзасы кебек инде. Ансыз тормышны күз алдына да китереп булмый .

Әти-әниләрегез төп йортта яшиме?

Без үзебез – фатирда үскән кешеләр. Олыгая төшкәч, әниләр, күптән өй аласы килгән иде, дип, фатирны йортка алыштырдылар. Үзебезнең туган авылда яшиләр, кайтып-китеп йөрибез.

Үзегез Балтачтан булып, ни өчен Арчада төпләндегез?

Беренчедән, мин 5 ел буе Арчада укыдым. Мин Арчада Балтачтагыга караганда да күбрәк кешене беләм. Икенчедән, мин Казанда да укыдым. Казаннары үзләренә булсын, үзләре яшәсеннәр ул ыгы-зыгыда. Өченчедән, минем тормыш иптәшем Арчаныкы.

Димәк, Казанга күченү теләге бармы, дигән сорауны төшереп калдырабыз.

Бернинди теләк тә юк.

Балаларыгызның да Арчада калуын телисезме?

Үзләренә карарлар. Үзебездән чыгып күзалласак та, мин 15 яшьтә өйдән чыгып киттем. Сеңлекәш Казанда укыды, шунда төпләнеп калды. Юллары кайсы якка алып барса да, каршы килмәячәкбез. Ара ераклыгы проблема түгел ул хәзер. Элекке замандагы шикелле җәяүләп, атларга утырып йөрисе юк бит. Самолеты, поезды, машинасы бар, Аллаһка шөкер.

Фото: © Фәрит Галиев архивыннан

«Өйләнешкәнче, 8 ел очрашып йөрдек»

Хатыныгыз белән кавышу-танышу тарихын сөйләгез әле. Артыннан озак «чаптыгызмы»?

8 ел очрашып йөрдек без Альбина белән. Арча педагогия көллиятендә очраша башлагач идек. Аннан соң мин Казанда укыдым, ул да укуын дәвам итте. Казан дәүләт мәдәният институтын 2010 елда тәмамладым, шул ук елны өйләнештек тә.

8 ел очрашу дәверендә бер-берегездән арымадыгызмы?

Әллә ниләр булып бетте ул арада. Бер-береңә 8 Март, Яңа ел бәйрәмнәренә бүләкләр аласың бит инде. Баштарак вак-төяк әйберләр бүләк итешсәк, азакка таба гаиләдә кирәкле үтүк, тузан суырткыч кебек әйберләр бирешә башладык (көлә).

Кайсы ягы белән үзенә каратты Альбина сезне?

Кечкенә генә, мөлаем гына, шаян кыз иде. Шул ягы белән караткандыр.

Сезнең гаиләдә тавыш чыкмасын өчен нинди дә булса кагыйдәләр бармы?

«Безнең өйдә тавыш чыкмый» дигән кешеләргә мин бөтенләй ышанмыйм. Иң тыныч гаиләдә дә табак-савыт шалтырамый тормый. Болай аерым кагыйдәләребез юк. Әгәр ачуым килсә, мин ишекләрне ябам да, башка бүлмәгә кереп утырам. Күзгә-күз карашып, кычкырыша башласаң, зурга китә. Акырышып-кычкырышып, проблеманы хәл итеп булмый. Ике кат ишек артында тиз тынычланам.

Ирек бармы сездә? Сез, мәсәлән, рәхәтләнеп, 2 көнгә балыкка чыгып китә аласызмы? Ә хатыныгыз ялгызы гына ялга барып кайта аламы? Бер-берегезне көнләмисезме?

Көнләшсәк тә, бездә ирек бар. Шуңа да 1 яки 2 генә көнгә бит ул.

Хатын-кызга юл кую – «подкаблучник» булу билгесеме?

Әгәр син хатыныңа юл куеп, хатының шуны аңлап, сиңа хөрмәт белән караса, тормышыгыз матур барса, бу – нормаль күренеш. Ә инде син хатыныңа бөтен яклап юл куеп, ул сине ир-атка санамыйча йөрсә – бу «подкаблучник» булу билгесе. Бер абзый сөйләгән иде. «Без шушы апаең белән инде 40 ел буе тормыш юлы буйлап бергәләп барабыз. Дилбегәне бер кулга салдым. Берара бераз гына ычкындырып җибәргән идем, ат әрле-бирле йөри башлады. Шуннан соң дилбегәне 2 тапкыр борып алдым да бер дә ычкындырганым юк», – дип.

Һәр кешенең ниндидер планнары, омтылышлары була, хыяллары.

Минем планлаштырып эшләгән эшләргә караганда, уйламаганда эшләгәне уңышлырак килеп чыга. Берәр кая барасы булсак та, алдан планлаштырмыйбыз. «Әйдә киттек». «Кайчан?» «Хәзер». Менә шуннан да яхшысы юк.

Алда сөйләвемчә, әйткән сүземдә торып, кеше зарланмаслык итеп яшәргә омтылам. Эштә дә, өйдә дә. Балаларымның өсте-башы бөтен булса, ашарга ризыклары булса, шөкер итәм. Күршеләрем белән дә бик дус-тату яшим. Менә шулай бер кешегә дә зарар китермичә, тыныч кына, әллә ни үрләргә сикермичә яшәсәм, мин бик кәнәгать.

Рәхмәт, Фәрит, уңышлар сезгә!