«Иске мендәрләрдән дә хуш ис килеп торыр» – тузан, тир, пычрактан чистарту сере
Хәтта иске мендәрләрдән дә хуш ис килеп торыр: тузан, тир һәм пычранудан котылу сере киңәшләр сайтында чыкты.
Мендәр – йокы өчен йомшак аксессуар гына түгел, ә шәхси гигиена өчен дә мөһим элемент. Вакыт үтү белән аның эчендә тузан, микроорганизмнар, тир, тире мае, гөмбәчекләр, күгәрек һәм аллергия китереп чыгаручы матдәләр җыела. Әгәр юуга игътибар итмәсәң, бу – тире проблемаларына һәм аллергик реакцияләргә китерергә мөмкин.
1 нче адым: Юуга әзерлек
– Мендернең ярлыгын укыгыз – анда юуу ысулы һәм температура күрсәтелгән.
– Мендәр тышын тикшерегез – эчлеге таралмасын өчен, тишекләрне яки ертыкларны тегеп куегыз.
– Тузанын суыртыгыз – тузансуырткыч кулланыгыз яки мендәрне кагып алыгыз.
– Тапларны алдан эшкәртегез – тап бетерү чарасын кулланыгыз һәм аны тукымада кечкенә участокта сынап карагыз.
2 нче адым: Мендәрнең эчелеге төренә карап юуу ысулын сайлау
– Синтетика (полиэстер, синтепон) – машинада 40°C кадәр температурада, «нәфис режим»да юарга була.
– Мамык һәм каурый – 30°C кадәр температурада саклык белән юу, минималь сыгу яки кул белән юу.
3 нче адым: Юуу чарасын сайлау
– Нәфис тукымалар өчен сыек чаралар кулланыгыз – алар җиңел юыла һәм эз калдырмый.
– Агарту чаралары һәм кондиционерлар кулланмагыз – алар эчлекне бозарга һәм аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
4 нче адым: Чайкау һәм сыгу
– Мендәрне берничә тапкыр чайкагыз – су тулысынча чиста булганчы.
– Нәфис эчлекле мендәр булса, аз әйләндереп яки кул белән генә сыгу кирәк.
5 нче адым: Киптерү
– Чиста һавада, күләгәдә киптерегез, вакыт-вакыт әйләндереп һәм селкетеп торыгыз.
– Эчлеген бозмас өчен, туры кояш нурларыннан сакланыгыз.
– Киптерү машинасын кулланганда түбән температуралы «нәфис режим»ны сайлагыз.
Юу ешлыгы
– Синтетик мендәрләрне – 3-4 ай саен.
– Мамык мендәрләрне – ярты елга бер.
Мендәрләрне даими юуу аларның хезмәт итү вакытын гына озайтмый, ә йокы сыйфатын да яхшырта, аллергия куркынычын киметә һәм йокы бүлмәсендә чисталыкны тәэмин итә, дип яза чыганак.