Салават Фәтхетдиновның кызы үзләрен үстергән няня – «әбика»ны күрсәтте
Җырчы Салават Фәтхетдиновның кызы Лиана әти-әниләре гастрольләрдә булганда үзләрен тәрбияләп үстергән «няня»ны күрсәтте.
«Безнең яраткан «няня»быз. Без аны сеңлем белән «әбика» дип йөртәбез. Әти-әниләр айлар буе гастрольләрдә булганда, безнең әбика һәрвакыт янәшәбездә булды, юындырды, ашатты, урамга алып чыкты, үзенең җылысы белән бүлеште. Әниләрне сагынып елаганда, ул да безнең белән унисонга елады.
Язмыш тарафыннан бирелгән авыр сынауларга карамастан, аның зур, якты йөрәге бер генә миллиметрга да кечерәймәде һәм каралмады. Аллаһы Тәгаләгә безгә шундый кеше бирүе өчен зур рәхмәт. Аны бөтен йөрәгем белән яратам. Үзем язам, үземнең күземнән туктамыйча яшь ага. Әлеге изге күңелле хатын-кызның оныгы булудан шатлык яшьләре», – дип яза ул, әбисе белән кара-каршы утырып, ихлас сөйләшүләренең видеосын куеп.
Лиана «няня»сын әтисе Салават Фәтхетдиновның концертына да алып барган.
«Минем яратканым бәхетле, бу – иң мөһиме», – ди ул.