ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Түтәлләрне яңа сезонга ничек әзерләргә?

0

Августта, җәй ахырында, бакчачылар, уңыш җыю белән беррәттән, көзге эшләрне дә планлаштыра. Бу вакытта төп эшләрнең берсе – туфракны киләсе сезонга әзерләү. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты һәм агроном Октябрина Ганичкина туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм арттыру өчен киңәшләр биргән, дип яза «Аргументы и факты» газетасы.

Аның сүзләренчә, минераль ашламаларга алмашка сидерат үсемлекләр – ак горчица, арыш, солы, вика һәм башка культуралар кулланырга була. Бушаган түтәлләргә бу үсемлекләрне чәчү туфракны файдалы элементлар белән баета, структурасын яхшырта, чүп үләннәрен, шулай ук авырулар куркынычын һәм корткыч бөҗәкләрне дә киметә. Сидератларны августта һәм сентябрьдә чәчү аеруча нәтиҗәле булып санала, чөнки алар яшел массаны нибары 1 ай эчендә үстерә.

Чәчәр алдыннан түтәлдәге чүп үләннәрен утап бетерергә, туфракны казырга һәм ашлама сибәргә кирәк. Мисал итеп, ул вика үсемлеген китергән. Вика – туфракны азотка баета һәм алга таба бу элементның күп булуын таләп итә торган культураларны, мәсәлән, томат яки борыч утырту өчен туры килә.

Түтәлләрне әзерләү өчен калий суперфосфаты, калий сульфаты кулланырга киңәш итә агроном. 2 квадрат метр җир өчен 1 аш кашыгы җитә. Ашлама сипкәннәр соң туфракка су сибәләр һәм тукыма булмаган юка материал каплыйлар. 1 айдан соң туфракны яшел масса белән бергә казырга була, әмма моны язын да эшләргә мөмкин.

Сидератлардан тыш, бәрхет гөл дә кулланырга ярый, чәчәк атып бетергәч, аны ваклыйлар һәм кыяр өчен калдырылган түтәлләрдә органик ашлама буларак кулланалар. Бу чәчәк үсемлекләрне тамыр черегеннән һәм башка гөмбәчек авыруларыннан саклый торган фитонцидлар бүлеп чыгара.

Шулай ук агроном, туфрак тамыр череге белән зарарланган очракта, аны фунгицидлар белән эшкәртергә, гөблә (тля), лайлач әкәм-төкәм яки пәрәвезле талпан кебек корткычларга каршы карбофос кулланырга киңәш итә. Моның өчен 40-60 грамм карбофосны 10 литр суда эретеп сибәләр һәм, парник эффекты булсын өчен, түтәлне пленка белән каплыйлар.

Эксперт сүзләренчә, бу эшләрне хәзердән үк эшли башларга була һәм, яңгырлар башланганчы туфракны киләсе сезонга әзерләү өчен, октябрь урталарына хәтле төгәлләргә кирәк.