ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

«Мәскәүдә аңа халык ярты сәгатьләп алкышлый иде»: Илһам Шакиров моңы – йөрәкләрдә

0

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 ел иҗатта. Шушы еллар эчендә кайсы гына шәхесләр биредә иҗат оясын кормаган, саный китсәң, көннәр җитмәс. Илһам абыйның иҗаты – ул татар җыр сәнгатенең энциклопедиясе. Экран аша тамашачылар сандугачыбызның туган ягы – туган авылы Яңа Бүләктәге музее, бюстын һәм төрле елларда төшерелгән фотоларын күрә алды. Минем өчен иң кызыклысы – Илһам Шакировның урта мәктәптә укыган геометрия дәфтәре фотосы иде. Төгәллеккә шаккатмый мөмкин түгел! Филармония директоры Кадим Нуруллин әйтмешли, ир кешенең андый матур язуын үз гомеремдә күргәнем юк. Ул математик булган, аннан бик яхшы математик чыккан булыр иде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

...Әйе, Илһам Шакиров моңы бүген дә яңгырый. Ул – радио эфирларында, яшь башкаручыларның репертуарында, ул – халык йөрәгендә. Концертта Илһам абый белән беррәттән тагын бер мәшһүр җырчыбыз – Әлфия Авзалованы да искә алдылар. Сүз уңаеннан, Илһам Шакиров һәйкәле «Пирамида» күңел ачу комплексы янында – Илһам Шакиров исемендәге скверда, ә Әлфия Авзалова һәйкәле филармония бакчасының уң ягында урнашачагын да әйтеп уздылар. Шунысы куандыра: Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәрен мәңгеләштерү әле дә дәвам итә.

«Барыбыз да Илһам абый, Әлфия апа иҗатына табынабыз»

Кичәне тележурналист, «Бәллүр каләм» премиясе иясе Айзилә Батырханова белән Илнур Фәсхетдинов алып барды. «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруы авторы һәм алып баручысы буларак танылган һәм хөкүмәт чараларын алып барган Айзилә Батырханова Илһам ага, Әлфия апаның иҗатын барлап тору, хәтердә тотуны кирәкле эш дип атады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ни кызганыч, Илһам абый белән дә, Әлфия апа белән дә очрашырга туры килмәде. Ләкин мәшһүр шәхесләребезнең иҗатларына багышланган концертларда катнашу да – искиткеч зур горурлык. Аларга бәйле истәлекләрне барлау, күңел аша үткәрү, халыкка җиткерә алу – зур бәхет. Мондый форматтагы концертлар берникадәр онытылып торды. Татар дәүләт филармониясенә рәхмәт. Халыкка мондый концертлар кирәк. Мәгълүмати яктан да, халыкчан җырлар булуы, гармунга-баянга кушылып җырларны тыңлау – үзе бер ләззәт.

Яшь буын башкаручылары, җырчылар, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр – барыбыз да Илһам абый, Әлфия апа иҗатына табынабыз. Күпме еллар узса да, алар безнең күңелләрдә. Күреп торасыз, Әлфия Авзаловага багышланган спектакль бара. Яшьләр аны күреп, онытмыйлар. Һәйкәлләре, музейлары, фильмнары, җырлары – оныттырмаслар. Шуңа күрә бу – бик кирәкле эш, – диде ул.

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Без Илһам абый мәктәбе белән тәрбияләндек»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованы кайчандыр Илһам абый Шакиров филармониягә кабул иткән булган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Фортепианода уйнап: «Менә бу борманы җырлап кара, менә монысын җырлап кара», – дип сынап караган иде. Җырлап карадым. Хәер-фатыйхасын биреп, филармониягә кабул итте, Аллаһка шөкер. Мин килеп эшкә урнашканда, филармониядә Илһам абый гөрләп эшләп йөри иде.

Илһам абыйның җырлары безне тәрбияләде. Ул чордагы җырчыларны радиодан, телевидениедән йотлыгып тыңлый идек. Грампластинкалардан да тыңлаган чаклар булды. Шуңа күрә Илһам абый, әлбәттә, татар җыр сәнгатенең алтын баганасы. Аңа һәрьяклап таянырга була. Искитмәле. Халкыбыз, яшьләребез, киләчәк өчен мирасы бик зур.

Аның репертуарыннан да берничә җырын башкарам, мин дә аларны башкара алуым белән бәхетлемен. Ул – бик зур мәктәп. Без Илһам абый мәктәбе белән тәрбияләндек. Илһам абыйның моңнары, ул башкарган халык җырларының бормаларын тыңлап үскән кеше мин. Үзем дә шул таләпләрне истә тотып җырларга тырышам. Хәзер инде тавышымның мөмкинлекләрен башка җырлар белән дә ачам.

Хәтерлим, «Яшьлегемә кире кайтыр идем» дигән программа белән Илһам абый белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган идек. Анда Таһир Якупов, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов, Флера Сөләйманова һ.б. Татарстанның берничә шәһәрендә күмәк концертларда җырларга туры килде. Бик якты, матур истәлекләр калган, – диде Зәйнәб апа.

Зилә Сөнгатуллина: «Илһам абый бөтен халыкның мәхәббәтен яулап алды»

Татарга җыр сәнгатенең югары баскычы булып торган опера жанры да чит түгел. Шушы жанрда ил-җирләр гизеп туган халкына хезмәт иткән опера җырчысының исеме мәшһүр Илһам Шакиров исеме белән баетылды. Сүзебез татар җыр сәнгатенең иң гүзәл һәм мөлаем җырчысы, күптән түгел генә Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе лауреаты булган Зилә Сөнгатуллина турында. Аның хәтерендә дә Илһам абый белән бәйле җылы хатирәләр саклана.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Илһам Шакиров премиясе иясе булуым белән горурланам, чөнки Илһам абый белән күп еллар иң зур, иң матур сәхнәләрдә чыгыш ясаган чаклар искә төшә. Мәскәүдә Илһам абый сәхнәгә чыкса, аңа халык ярты сәгатьләп алкышлап тора иде. Ничә буын яшьләр аңа карап үсте!

Илһам абый югары уку йортларында укытмаса да, үзенең иҗаты белән күпме талантлы яшьләрне тәрбияләде. Хәзер телевизорны кабызып карасаң, Илһам Шакиров җырлаган классик, халык җырларын яшьләр матур итеп башкара.

Илһам абый – безнең консерваториябезнең горурлыгы. Ул үзенең иҗатына бик төпле караган, чөнки профессиональ яктан бик яхшы хәзерлек белән килгән. Шуңа карамастан, үзенең моңын, табигый талантын саклап, профессиональ вокалга өйрәнгән. Ул – безнең киләчәгебез, яшьләр Илһам абый кебек зур шәхесләргә омтылырга тиеш. Илһам Шакиров – алар өчен зур үрнәк, зур мәктәп.

Илһам Шакировка һәйкәл куячаклар, аның премиясен булдырдылар, концертлар оештыралар... Халык аны хөрмәт итеп, залларны тутырып килә. Илһам абый – мәңгелек шәхес. Салих Сәйдәшев, Габдулла Тукай белән Илһам абыйны да бер рәткә куяр идем, чөнки ул – сәнгатебезнең өлгесе, әйдәп баручысы, юл күрсәтүчесе. Татар халкының дәрәҗәсе югары күтәрелүдә аларның өлеше бик зур.

Илһам абый бөтен халкының мәхәббәтен яулап алды, чөнки аның вокалында халыкчанлык һәм югары профессионализм бергә тәңгәл килә. Бу ярашу – бик сирәк була торган хәл. Кешенең вокалы яхшы, әмма милли моңы булмаска мөмкин, ярашу булганда, милли музыка эталон дәрәҗәдә яңгырый. Ә милли музыка моңсыз була алмый. Ул барлык күренекле авторларның җырларын оста итеп башкарды, шулай ук үзе дә җырлар иҗат итте.

«Илһамлы фестиваль»не булдырганга филармония җитәкчелегенә рәхмәтлемен, чөнки тамашачылар өстәмә концертлар сорый. Минемчә, киләчәктә милли вокаль культурабызны үстерер өчен, мондый фестивальләр зур роль уйный. Талантлы яшьләребезнең Илһам Шакиров салган сукмак буенча барулары сөендерә, – диде Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры.

Асылъяр: «Илһам аганың бәясен алу бик зур канатлар биргән матур бер чор булып исемдә калды»

Казан мәдәният институты доценты, татар эстрадасының популяр җырчысы Асылъяр Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсның беренче лауреаты булган. Лауреат исемен алганнан соң, җырчының иҗат юлында бик күп үзгәрешләр булган:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Илһам Шакиров исемендәге халыкара конкурсның чыккан гына вакыты иде ул. 2004 ел. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының икенче курсында укый идем. Яңа җырлар яздырып йөргән мәлдә конкурста катнашып, лауреат исеменә лаек булдым. Ул миңа бик зур дәрәҗә, этәргеч булды, иҗатымда беренче адымнар гына ясаган вакыт иде бит. Тагын да яңа уңышларга ирешергә ярдәм итте. Кая гына барсам да, нинди регалийларың бар, дисәләр, Илһам Шакиров исемендәге беренче конкурсның премия лауреаты, дип әйтә идем.

Ул вакытта Илһам абый жюрида үзе дә катнаша иде. Аның сүзе – закон, барысын да хәл итә. Конкурс хәзер дә үткәрелә, ни кызганыч, Илһам абый гына безнең янәшәдә түгел. Аның бәясен алу бик зур канатлар биргән матур бер чор булып исемдә калды. Аңлатып бетереп булмый торган хисләр кичердем.

2003-2004 елларда Илһам абыйның концертларында чыгыш ясаган идем. Аны филармония оештырды. Илһам абый ял иткән арада сәхнәгә мин чыгып җырлый идем. Күп җырчылар шулай туры килгәндер, мин шуларның берсе булдым. Төрле районнарга, авылларга барып, Илһам Шакиров белән бер сәхнәдә чыгыш ясавым белән бик бәхетле идем. Студент еллары, теләсә кемне алмыйлар бит инде, дип уйлыйм, бик сөенеп, шатланып, аның концертларында чыгыш ясый идем, – дип искә алып сөйләде Асылъяр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Илһамлы фестиваль»дә шулай ук Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резедә Галимова, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» телевизион конкурсы лауреатлары Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар, Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров исемендәге конкурслар лауреаты Алмас Хөсәенов, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Татарстаннын атказанган артистлары Наил Сәгъдиев, Әлфис Галиуллин чыгыш ясады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кичә барышында Хәсән Туфан, Илдар Юзеев, Гәрәй Рәхим, Роберт Әхмәтҗанов, Факил Сафин шигырьләре укылды.

«Илһамлы фестиваль» – моң белән башланган, йөрәкләр аша узган, киләчәккә юл күрсәткән кичә булып хәтергә кереп калды.

  • «Илһамлы фестиваль» концертыннан фоторепортаж