Фирдүс Тямаев егылып төшкән
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев егылып төшкән. Бу видеоны ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган.
Артист төркемендәге кызлар белән эш бүлмәсендә тәртип сала. Ул төркемендәге кыз белән, өстәл өстенә басып, «Тямай» плакатын элеп маташа. Шул вакытта алар өстәл өстендә килеш кенә урыннарын алмашмакчы булалар һәм икәүләп егылып төшәләр.
Тавышка күрше бүлмәдәге артист кыз да керә.
«Бу видеоны музыкасыз гына күрәсе килә», – дип язган шаян тамашачы. Калганнар, артистның аягына, биленә зыян килмәгәе, дип курыккан.