ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Сәүдә үзәге эскалаторында ике яшьлек малайның кулы өзелгән

0

Екатеринбургта «Ботаника Молл» сәүдә үзәгендә эскалаторда 2 яшьлек сабыйның кул чугы өзелгән. Вакыйга 19 август кичендә, бала абыйсы һәм әнисе белән беренче катка төшеп барганда була. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Якынча мәгълүматлар буенча, малай чүгәләп утырган һәм кулын баскычлар белән эскалатор тоткасы арасына тыккан. «Ашыгыч ярдәм» табиблары ампутацияләнгән кул чугын боз салынган пакетка куйган.

Бу төнне сабый 9 нчы номерлы балалар клиник хастаханәсе реанимациясендә үткәрә, аны шок аркасында берничә сәгатькә медикаментоз комага керткәннәр.

– Кулын коткарып булмаячак, диделәр. Улыбыз реанимациядә. Без һаман да аның янына керә алмыйбыз. Табиблардан мәгълүматны телефоннан гына алабыз, – ди малайның әтисе.

Тикшерү комитеты Җинаять кодексының 238 нче маддәсе («Кулланучыларның тормыш һәм сәламәтлек иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү») буенча җинаять эше кузгаткан, диелә хәбәрдә.