ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда беренче бәрәңге эшкәртү заводы ачылды - Чистай чып-чын «фри» ясый

0

Татарстаныбыздагы завод-фабрикалар исемлеге тулыланды. Хәзер фри бәрәңгесен дә җитештерәбез. Әле фри бәрәңгесен ясар өчен бер генә сорт бәрәңгене кулланып була икән. «Чистополье» холдингының «Чисто фри» заводын ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Фото: © Михаил Захаров

«Татарстан бәрәңге җитештерү буенча икенче урында»

Оксана Николаевна исә үз чыгышында Татарстан агросәнәгатенә югары бәя бирде.

Без бүген яңа саклагычларны карадык, предприятиенең ничек эшләве турында фикер алыштык. Бу уңдырышлы җирләрдә продукция үстерү бик тә отышлы, тотрыклы уңыш алырга һәм яшелчәләрнең тиешле сыйфатын саклап калырга мөмкинлек бирә. Узган елда бәрәңге эшкәртү базары 10 процентка үсешкә иреште. Һәм, әлбәттә, Татарстан Республикасы территориясендә мондый предприятие төзү мөһим этап булып тора. Төбәк бәрәңге җитештерү буенча Россиядә барлык секторларда, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча, икенче урында тора. Без киләчәктә дә бу юнәлешкә ярдәм итәчәкбез. Якын киләчәктә бәрәңге эшкәртү буенча яңа проектлар барлыкка килер дип ышанам. Предприятиегә уңышлар телим, – дип белдерде министр.

Фото: © Михаил Захаров

Без бүген бу холдингта эшнең системалы һәм стратегик яктан дөрес баруына тагын бер тапкыр инандык. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы белән бәрәңге саклагычта һәм сортларга аеру комплексында булдык. Шулай ук игътибарга лаеклы күренеш: холдинг хезмәткәрләре өчен яңа тораклар бар. «Чистополье» холдингы – бүгенге көндә игенчелек, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм мелиорация өлкәсендә иң заманча һәм инновацион холдингларның берсе, – дип белдерде Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © Михаил Захаров

«Чистополье» холдинг компаниясе» АҖ Директорлар советы рәисе Альберт Хөснуллинга яңа предприятиенең символик ачкычы тапшырылды.

Холдинг һәм завод җитәкчелеге мәртәбәле кунакларга рәхмәт сүзләрен әйтте: «Ярдәмегез өчен рәхмәт. Сезнең ярдәмегездән башка без мондый темплар белән үсә алмас идек», – дигән сүзләр яңгырады.

Холдинг уңай нәтиҗәләр күрсәтә. Сезгә яхшы эшләр телим һәм барлык проектлар да Республика җитәкчелеге тарафыннан хупланачагына ышандырасым килә, – дип тә ассызыклап куйды ТР Рәисе.

Тантаналы ачылыштан соң, журналистларга цехларны күрсәттеләр. Бәрәңгене саклау һәм логистика өчен сыйфатлы инфраструктура булдырылган. Үзләренең 5 элеватор, 42 мең тоннага исәпләнгән яшелчә саклагычлары, эре техника автопаркы бар. Терлекчелек өлкәсендә зур эш башкарыла: холдинг структурасында 15 ит-сөт фермасы эшли, шулай ук кошчылык фабрикасы бар, быел казылык цехы да ачылган.

Завод цехлары буйлап

Башкарма директор Иван Луконин журналистларны оешма эше белән таныштырганда түбәндәгеләрне сөйләде.

Безнең штатта 167 кеше бар инде, алар барысы да Чистай районында яшәүчеләр. Заводны проектлау процессында без барлык процессларны автоматлаштырырга тырыштык. Автоматлаштыру ысулларын хуп күрдек. Складта +10 градустан югары температура булуы зарур. Бәрәңге майга кадәр әйбәт саклана ул. Әмма аның сыйфатын һәм саклау вакытын яхшырту өчен без салкын шартлар тудырабыз. Гомумән, бәрәңге -7 градуста ике елга кадәр саклана ала, – диде ул журналистлар белән аралашкан вакытта.

Елына 40 000 тонна бәрәңге эшкәртү планлаштырылган.

Фото: © Михаил Захаров

Бәрәңгенең төп массасы яшелчә саклый торган амбарда саклана. Заводның үзендә исә ул гомуми сыйдырышлылыгы 7300 тонна булган ике складка җибәрелә. Хезмәткәрләр анализлар үткәрә, куллану өчен яраклы бәрәңгене өч тонналы савытка – тупланма бункерга җыялар.

Цехлар буенча үткән чакта, төрле яшьтәге, төрле милләт вәкилләре булган эшчеләр станоклар, махсус өстәлләр һәм тагы әллә нинди куәтле техникалар янында кайнашалар иде. Аларны инде эшләреннән бүлеп тормадык. Шуңа да игътибар юнәлттек: аларның бөтенесенең өстендә махсус форма.

Фри бәрәңгесе һәм «авылча» бәрәңге итеп җитештерелгән продуктлар Татарстанда эшләрен алып баручы төрле компанияләргә, җәмәгать туклану урыннарына озатыла.

Фри һәм «авылча» бәрәңге өчен – бары тик «Эдисон»

Завод белән танышып чыккач, яңа гына «табадан төшкән» фри бәрәңгесен авыз итү мөмкинлеге булды.

Фото: © Юлай Низаев

Бу завод - холдингның проектлаштырылган һәм нульдән төзелгән беренче объекты. Сүз уңаеннан, ул җиде ай эчендә сафка бастырылды. Өстәвенә, бу 2025 елда холдингның төп проектларының берсе. Без җитәрлек җирләр дә тупладык, продукцияне эшкәртүне дә җайга салдык. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фри бәрәңгесе өчен гадәти сортлар туры килми – бәрәңге озынча булырга тиеш. Җитештерүдә «Эдисон» сорты кулланыла. Җитештерү куәте сәгатенә 3 тонна әзер продукция тәшкил итә, – дип сөйләп киттеләр безгә.

Фото: © Михаил Захаров

«Чисто фри» заводына инвестицияләрнең гомуми суммасы 1,9 миллиард сумны тәшкил иткәнен дә әйттеләр. Холдинг җитәкчеләре әйткәнчә, әлеге яңа завод бәрәңгенең бер өлешен сату мөмкинлеге бирәчәк. Бәрәңге Чистай районында гына үстерелә, бәрәңге басулары да якында – өч минутлык юл.

  • Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, төбәк – авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча илдә алдынгыларның берсе. Былтыр җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 340 миллиард сумнан артып киткән. Республиканың әлеге тармагы халыкның төп азык-төлек продуктларына ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә, диләр. Ил төбәкләре арасында Татарстан сөт җитештерү буенча - 1нче, бәрәңге җыю буенча 2нче урынны биләп тора. Аннары ит, йомырка җитештерү һәм шикәр чөгендере җыю буенча да унлыкка керә.

Гомумән алганда, чагыштырмача яңа төр ризык җитештерүгә йөз тоткан заводның зур-зур цехлары, заманча аппаратлары һәм конвейерлары бик көчле күренә. Иң мөһиме – ул кадәр фри бәрәңгесен сатып алучы гына булсын!

  • Чистайдагы бәрәңге фри заводының ачылышыннан фоторепортаж