Салават Илсөя Бәдретдинова турында: «Ул бер кешене кабатламый, аны кабатларга тырышалар»
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова белән аның концерт директоры Гүзәл Карамиева чакыру буенча Салават Фәтхетдиновның концертына килгән. «Легенда, рәхмәт бик зур», – дип яза Гүзәл Карамиева.
Илсөя, сәхнәгә менеп, Салаватка чәчәк бәйләме һәм, «өеңдә хайваннарың күп» дип, тиеннәренә чикләвек бүләк итте.
«Тиеннәргә чикләвек алып килгән. Как раз кирәк иде. Илсөя бер кешене кабатламый, аны кабатларга тырышалар. Аның үз йөзе бар», – диде Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов.