ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Питрәч районында авариядә 2 кеше үлгән, 6 кеше имгәнгән

0

Кичә Питрәч районының Пановка авылы янында 3 машина бәрелешкән. Биредә 2 хатын-кыз һәлак булган, тагын 6 кеше имгәнгән. Бу турыда Татарстан прокуратурасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Прокуратура белешмәсе буенча, Kia Rio машинасы каршы як полосага чыга һәм 14 модельле «Лада»га бәрелә. Аннары «Лада» үзе белән бер якка бара торган Daewoo машинасына килеп керә.

«Лада» машинасындагы ике пассажир да үлә. алы кешене хастаханәгә китерәләр.