ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Камилә Вәлиева: Мин әлегә профессиональ карьерамны тәмамламыйм

0

Фигуралы шуу буенча юниорлар арасында дөнья чемпионы Камилә Вәлиева тренерлык эшчәнлеге алып бару турында сорауга җавап биргән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Ниндидер укучыларым булсын өчен мин әлегә профессиональ карьерамны тәмамламыйм. Бу — булыр, җитәрлек тәҗрибә туплармын, әлбәттә, тиешле белемем булыр, дип өметләнәм. Һәм без моның буенча төгәл эшләячәкбез», – дигән Камилә Вәлиева.

Шула ук, 19 яшьлек спортчы киләчәктә үзен тренер буларак күрүен, бу эшчәнлекнең аңа ошавын әйтте.

Искәртеп үтик, 2021 елда спортчының каныннан алынган допинг-проба уңай чыкты. Шуннан соң өчен МОК Камилә Вәлиеваны 4 елга ярышлардан читләштерде. Дисквалификация срогы 2025 елның 25 декабрендә чыга.