Укытучының кич, төнлә, ялларда чатларда җавап бирмәү хокукын теркәргә тәкъдим иттеләр
«Яңа кешеләр» фракциясеннән депутатлар Анна Скрозникова, Георгий Арапов һәм Әмир Хәмитов РФ мәгариф министры Сергей Кравцов исеменә хат юллаган. Анда педагогларга эш вакытыннан тыш ата-аналар чатларында һәм мессенджерларындагы сорау-хәбәрләргә җавап бирмәү хокукын теркәү һәм эш сәгатьләреннән тыш җавап бирмәгән өчен дисциплинар чаралар куллануны бетерү тәкъдим ителә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Тиешле нигезләмәләрне хезмәт шартнамәләренең типик формаларына, вазыйфаи инструкцияләргә һәм мәгариф системасында хезмәтне оештыруны билгели торган башка документларга кертү инициативасын хуплауны сорыйбыз», – диелә документта.
Хатта билгеләп үтелгәнчә, белем бирүне цифрлаштыру һәм мәктәп практикасына мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне кертү шартларында «педагогларның хезмәт һәм ял режимы өлешендә хезмәт хокукларын саклау мәсьәләсе торган саен кискенләшә бара».
Күп кенә мәгариф оешмаларында «укытучылар даими рәвештә цифрлы платформаларда булырга тиеш» дигән яшерен практика формалашкан: педагоглардан, кичке һәм төнге вакытларны, ял һәм бәйрәм көннәрен дә кертеп, тәүлек буе мессенджерларда һәм электрон системаларда булу таләп ителә, диләр инициатива авторлары.
Моннан тыш, аларның сүзләренә караганда, мондый йөкләнеш «хезмәткә түләү системасында исәпкә алынмый, вазыйфаи бурычларда теркәлми, әмма шул ук вакытта мәҗбүри булып тора».
Депутатлар сүзләренчә, укытучыны мессенджерда вакытында җавап бирмәү яки кичке вакытта онлайн-реакция булмауда гаепләү очраклары торган саен киң тарала бара.
Тәкъдим ителгән чара педагогларның хокукый һәм һөнәри якланганлыгын ныгытуга, тотрыклы һәм хөрмәтле хезмәт мохитен формалаштыруга, шулай ук «мәктәпләрдә белем бирү климатын яхшыртуга» ярдәм итәчәк.
«Акыллы цифрлы чикләр булдыру – ял итү хокукын яклау гына түгел, бу – шулай ук белем бирү сыйфаты турында да кайгырту, чөнки даими йөкләнеш халәтендә булган укытучы объектив рәвештә үзенең һөнәри бурычларын тулысынча тормышка ашыра алмый», – ди тәкъдим авторлары.