Таиландта ял иткәндә суга бата башлаган Камиләне коткарган Денис һәлак булган
Таиландның Пхукет курортында Россиядән килгән ир-ат батып үлгән. Ул сөйгән кызын төнлә көчле дулкыннан коткару өчен бар көчен биргән. Бу турыда Лайф сайты яза.
Фаҗига чәршәмбегә каршы төндә пляжда була. 35 яшьлек Денис һәм аның 24 яшьлек сөйгәне Камилә төн уртасында су коенырга килә.
Егет белән кыз су коенганда, көчле дулкын барлыкка килә. Егет кызны төртеп чыгарырга көч таба, ләкин үзен дулкын су эченә алып кереп китә.
Егетнең мәетен коткаручылар тапкан, диелә хәбәрдә.