Җырчы Ислам Кәлимуллин туеннан кызыклы мизгелләр - видео
Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләүче яшь җырчы Ислам Кәлимуллинның туе булган. Җырчының тормыш иптәше дә үзе белән бер агымда – ул биюче. Ике иҗат кешесенең туй мәҗлесе ничегрәк узган соң? Нинди күңелле мизгелләр булган? Күпсанлы видеолар белән бәйрәмнең кунаклары – җырчы Ришат Төхвәтуллин, Алия Карачурина, Данир Сабиров, Марат Яруллин һәм башкалар бүлешә.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганеева легендар «Туй күлмәге» җырын башкарган.
Ислам кәләшенә багышлап җыр җырлаган. Ә Лилия Исламга дус кызлары белән бергә матур бию бүләк иткән.
Парлы биюне яшьләр берничә тапкыр биегәннәр. Шуларның берсе – Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның «Тиңләдем» җырына.
Мәҗлеснең алып баручысы Ирек Фатыйхов Ришат Төхвәтуллинга пародия ясый.
Яшьләргә мәхәббәтле, озын гомер телибез! Никахыгыз гомерлек булсын.