Күк җиләкне дөрес итеп туңдыру серләре
Күк җиләкнең (голубика) төп өстенлекләренең берсе – аның сакланучанлыгы. Хәтта берничә көн буе суыткычта тоткан очракта да ул бозылмый. Мәсәлән, якшәмбе көнне сатып алынган күк җиләкне пәнҗешәмбегә кадәр рәхәтләнеп ашарга мөмкин – ул шул ук хәлдә һәм тәмле булып калачак. Әмма уңышны озак вакытка саклап калырга теләсәгез, иң яхшысы – җиләкләрне туңдыру. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.
Күк җиләкне туңдыруга әзерләү
Туңдыру алдыннан җиләкләрне яхшылап юарга кирәк. Моның өчен аларны 5 минутка салкын суга салып торырга, аннары дуршлагка салып, су агымы астында 1-2 минут юарга кирәк.
Әмма моның белән генә эш бетми – күпләр мөһим бер этапны оныта: киптерү.
Юганнан соң күк җиләкне кәгазь сөлгеләргә җәеп салырга, бераз сөртеп алырга һәм, артык дымы кипсен өчен, 10-15 минутка калдырырга кирәк.
Юеш җиләкне туңдыру – еш очрый торган хаталарның берсе, һәм ул түбәндәге нәтиҗәләргә китерә:
- калган су бозга әверелә, җиләк структурасын боза;
- эрегәч, күк җиләк сулы һәм йомшак була;
- җиләкләр бер-берсенә ябыша, куллану уңайсызлана;
- эрегәч, тизрәк бозылу ихтималы арта.
Кибеп беткәч, җиләкләрне араларга кирәк: артык пешкәннәрен һәм изелгәннәрен алып атыгыз. Идеаль җиләкләрне бер катлам итеп пергамент кәгазе җәелгән табакка (яки ризык өчен пленкага) салырга һәм берничә сәгатькә – иң яхшысы төнгә – туңдыргычка куярга.
Ахыргы этап: төрү һәм саклау
Җиләкләр тулысынча каткач, аларны капкачлы контейнерларга яки махсус туңдыру капларына күчерәләр. Күк җиләкне артык тыгызлап салырга ярамый – җиләкләр арасында бераз бушлык калырга тиеш. Озаграк саклау өчен, вакуум-каплар кулланырга мөмкин, тик җиләкләрнең яхшылап кипкән булуына инанырга кирәк.
Һәр кап өстенә маркер белән тамга куярга киңәш ителә: җиләкнең исемен (мәсәлән, күк җиләкне – карлыган белән бутамас өчен) һәм әзерләнгән көнне күрсәтергә. Бу – саклау вакытын күзәтергә һәм җиләкләрне чиратлап кулланырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.