21 августка һава торышы һәм ай календаре
21 августта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +20..+25˚ градус.
Кимүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.
Яшелчә, җиләк һәм алмаларны җыеп эшкәртергә була. Көзен агач-куаклар утырту өчен чокырлар казып куярга мөмкин.