ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Нинди гадәт ашказаны асты бизендә яман шеш барлыкка китерә?

0

Алкогольне даими куллану ашказаны асты бизендә яман шеш китереп чыгара. Бу хакта яңа тикшеренү уздырган Майями галимнәре хәбәр итә, дип яза «Аргументы и Факты».

Хирург-онколог Нипун Мерчант сүзләренчә, хәзер күпләр, тынычлану өчен, даими рәвештә алкоголь куллана. Дозасы күп булмаса да, спиртлы эчемлекләр ашказаны асты бизе күзәнәкләрен бер-бер артлы зарарлый бара.

«Бу – ризыкны таркатуда һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен көйләүдә мөһим роль башкарган органга зыян салып, ялкынсыну китереп чыгара. Бу – ашказаны асты бизендә яман шеш үсешенә китерергә мөмкин. Ел саен Британиядә яшәүче 9000 һәм Америкада яшәүче 52 000 кеше яман шешнең әлеге төреннән үлә», – диелә хәбәрдә.

АКШ Милли сәламәтлек саклау хезмәте (NHS) мәгълүматлары буенча, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук хроник панкреатит белән авыручы кешеләр яман шеш белән барыннан да ешрак авырый, әмма соңгы вакытта онкологиянең әлеге төре яшь кешеләрдә дә ешрак очрый башлаган, диелә хәбәрдә.