ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Башлык кияр чак җитә!» - Татарстанда салкынайта

0

Алдагы көннәрдә Татарстанда төнлә һава температурасы +8 градуска кадәр төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология сайтында чыккан мәгълүматлардан күренә.

20 августа белешмә буенча, көндез һава температурасы +18..+23 градус була. Төбәктә кабат яңгырлар көтелә. Урыны белән көчле яңгыр, яшен булуы ихтимал.

21 августта төнлә урыны белән бераз яңгыр фаразлана. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус, көндез +20..+25 градус була.

22 августта төнлә +9..+14 градус, көндез +19..+24 градус, көньякта һәм көнчыгышта +27 градус булыр дип фаразлана.