ru24.pro
Intertat.ru
Август
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Венера Ганиева үзе булып телесериалда төшкән

0

Кичә Россиянең һәм Татарстынның халык артисты Венера Ганиева «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалында төшкән. Сюжет буенча ул туйда җырлаган.

«Бүген без Кама Тамагында Мирзанурның булачак сөяркәсе Хәмидәнең туен төшердек. Венера Ганиева шушы туйда «Туй күлмәге» җырын башкарды, ягъни, ул үзе булып уйнады. Татарларда туй көне аның җыры белән бәйле булгач, Венера Әхәтовнаны чакырдык», – диде телесериал режиссеры Александр Далматов.

Хәмидә ролен Тинчурин театры актрисасы Эльвина Кәримова башкара. Эльвина белән Чаллы театры актеры Фирдүс Сафинның туй фотолары хәтта телеграм-каналларда да күренде. Әмма бу – кино туе гына иде.

Айдар Җәббаров татар театрына эстраданың халык күңеленә сеңеп калган җырларын катыштырып яңа тамашачы җәлеп иткән кебек (Камал театрында аншлаг белән бара торган «Ситса туй» музыкаль комедиясе), димәк, Александр Далматов та үз киносында совет чоры татар эстрадасын куллана. Җырын гына түгел, җырчысын да! Булдыралар егетләр!