Резидә Шәрәфиева турында: «Бер ай синсез...»
Бүген Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның арабыздан киткәненә бер ай. Аны социаль челтәрдәге сәхифәсендә якыннары искә ала. Артистның «Тәгәрәп лә китте йомгагым» җырын башкарган видеосын да урнаштырганнар.
«Тәгәрәп лә китте шул йомгагың… Бүген синең юклыгыңа бер ай. Бер ай синсез… Би-ик сагынабыз сине. Резидә Дамир кызын догадан калдырмыйк», – дип язалар анда.
Тамашачылары һәм сәхифәсен карап баручылар да Резидә Шәрәфиеваны юксынулары турында язалар. «Амин, еламыйча тыңлап булмый… Сагынабыз»;
«Искиткеч. Зиннәтле дә, зәвыклы да Резидә»;
«И, Аллам. Бу дөньяда кеше бар һәм юк. Кызганыч, бик яшь бит әле. Кызы да бик кызганыч. Әнисенә нинди хәсрәт, бер-бер артлы ике балаңны җирләп куй әле. Аллаһы тәгалә ярдәменнән ташламасын»;
«Без әлеге талант алдында баш иябез. Күңелебез аны югалтудан өзгәләнеп елый. Урыннарыгыз оҗмахта булсын, якнынарыгызга сабырлык һәм түземлек», – ди алар.